Алиментка 750 мең евро сорый…

2018 елда танышканнар, 2021 елда баласы туган…

Казанда яшәүче хатын-кыз «Рубин»ның экс-һөҗүмчесен баласының әтисе булуын тануны сорый. Аның сүзләренчә, Сердар Азмун белән ул 2018 елда танышкан. 2021 елның маенда исә баласы туа.

Ул вакытта Азмун «Рубин» өчен уйнаган. Баланың әтисе белән сөйләшү нәтиҗәсез булган. Ул баланың әтисе булуын танымый. Шуннан соң яшь әни судка мөрәҗәгать иткән. Ул Азмунны баланың әтисе булуын тануны сорый, шулай ук футболчының хезмәт хакының 25 проценты күләмендә алимент таләп итә, дип яза «Мутко против» телеграм-каналы. Чыганак мәгълүматлары буенча, бу сумма 750 мең евроны тәшкил итә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/alimentka-750-me-evro-soryy
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий