«Ул гаепсез! Мин аңа ышанам! Без төрмәдә туй ясадык» [видео]

-- Лейла

2019 елның февралендә Инсаф Галимҗанов һәм аның дусты Исламны авыр да, җитди дә җинаятьтә – көчләүдә гаепләделәр. Бу очрак халык арасында бик күп резонанс тудырды. Әлеге вакыйганы берничә мәртәбә Россиянең төп федераль каналлары берсе – Первый каналдан да күрсәттеләр. Хәзерге вакытта Инсаф Галимҗанов әлеге куркыныч җинаятьтә гаепләнеп, төрмәдә утыра. Ә аның йөргән кызы – Эльвира Әхмәтшина шушы көннәрдә аның законлы хатыны булды. Яшьләр төрмәдә туй уйнадылар.

Куркыныч вакыйгалар 2019 елда ук башлана. Үзен “зыян күрүче, мине көчләделәр” дип атаучы һәм белдерүче Парвина Аблаева (элек Инсафның дусты Ислам белән якын мөнәсәбәттә булган) 18 сәгать узганнан соң полициягә, егетләрне гаепләп, гариза яза. Парвинаның үги әтисе Шәүкәтнең сүзләренә караганда, ул шәхсән үзе аны гариза язарга алып барган икән!

Аннан соң Инсафның әти-әнисе белән элемтәгә Парвинаның гел үги әтисе генә чыга. Аның белән бер очрашуда ул “Инсаф монда бөтенләй дә катнаш түгел” дип, белдергән. Бары тик «кайнар кул астына эләгүен» генә искәртеп әйткән булган. Алга таба, үги әтисе «килешергә» тәкъдим итә һәм үзенең үги кызын 10 миллион сум акчага сатмакчы була. Ягъни килешенгән сумма булса, алар көчләү турындагы гаризаны кире алырга ризалашалар. Моннан тыш үги әтиләре Парвинага яңа айфон сатып алырга да тәкъдим итә. Мондый сумма түләргә ризалык бирмәгәч, үги әтиләре Шәүкәт «бәя»не 3 миллионга кадәр төшерә. Әйтергә кирәк, бу сөйләшүләр бөтенесе дә диктофонга яздырылган.

Бу эшкә ачыклык кертү максатыннан, бөтен кирәкле экспертизалар уздырыла. Һәм монда Инсаф Галимҗановның бернинди дә биологик эзләре табылмый. Зыян күрүче билгеләп үткәнчә, ул юынмаган һәм киемен алмаштырмаган. Гинеколог та шунда ук тиешле справка бирә. Анда да кызның тәнендә, җенес органнарында бернинди дә кызарулар, шулай ук тән җәрәхәтләре булмавын әйтә. Парвинаны кыйнамаганнар да, көчләмәгәннәр дә булып чыга түгелме?! Парвина үзе дә беренче тапкыр сөйләгәндә аны беркем дә кыйнамады, көч белән тотып тормады, янамады, дип әйткән булган. Алга таба, зыян күрүче кыз берничә тапкыр үз күрсәтмәләрен алмаштыра, бутала һәм киресен сөйли башлый!

Шулай ук, зыян күрүче күрсәтмәләре буенча, ул кичне егетләр кызлар эчә торган суга нәрсәдер болгатканнар. Шуңа бәйле рәвештә ул апасы белән ярдәмгә мохтаҗ хәлдә булган. Ләкин экспертиза шулай ук стаканнарда һәм суда бернинди дә психотроп һәм наркотик матдәләр юклыгын ачыклый! Моннан тыш яшьләрнең күршеләре дә ярдәм сорап, елап, акырып тавыш-гауга чыгармадылар дип, күрсәтмә бирәләр. Искәртеп үтәргә кирәк: тулай торакта стеналар юка була һәм теләсә-нинди шау-шу шундук яхшы ишетелә. Әле җитмәсә тулай торакның коменданты зыян күрүче кызларның соң гына, тонык йөз белән сүгенә-сүгенә һәм тәмәке тартып, бик актив төшеп киткәннәрен сөйли.

Нәрсә генә булмасын, әмма егетләрне төрмәгә ябып куялар. Инсафка да 5 елдан артык төрмә срогы бирәләр. Шул вакыт эчендә Инсаф Галимҗановның әти-әнисе, якыннары һәм яраткан кызы Эльвира кайда гына бармыйлар да, нинди генә ишек шакып карамыйлар. Әмма әлегә дөреслекнең очына чыгып җитә алмыйлар…

5 октябрь көне – Инсаф Галимҗанов белән Эльвира Әхмәтшина өчен иң бәхетле көн була дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ни өчен дигәндә, яшьләр бу көнне үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәләр – законлы ир белән хатын булалар. Бәхет тулы түгел, әлбәттә! Инсаф һаман да төрмәдә… Эльвира исә өметен өзми һәм яраткан кешесен ничек тә булса аннан чыгарырга тырышып, кулыннан килгәнен барысын да эшли. 

Яшь кәләш туй булган көннәре турында Инстаграм битендә үз язылучыларына тулы итеп сөйләде. 

– Сәгать иртәнге 5. Мин инде аякта! Бераз дулкынлану хисе бар. Мин душ кереп чыктым, иртәнге ашны ашадым, чәчләремне киптердем, макияж ясадым һәм киендем. Сәгать иртәнге 8:00 булды. Без инде Түбән Кама шәһәренең ЗАГС ишек төбендә басып тора идек. Мин гаризаны тутырдым, паспортка штамп куярга ризалык бирдем, барлык документларны да тапшырдым һәм, без, Илназ утырган колониягә киттек. Анда 30 минут чамасы көттек, бер уңайдан фотога төштек һәм монда ук ЗАГС хезмәткәре килде. Без КППга (контроль-пропуск пункты) уздык.

Бу көнне бездән башка төрмәдә тагын туй үткәрүчеләр бар иде. Миңа кадәр тагын бер яшь кыз кереп китте, 5 минут узгач, мине чакырдылар. Мин керәм, бу урын миңа кыска күрешүләр белән таныш, күрәм – Инсаф документларны тутыра, имзаларны куя. Беренче рәшәткәне ачтылар, мин уздым, ә икенчесе аша инде үткәрмиләр! Анда Инсаф һәм аның отряднигы басып тора иде. Ә минем яктан ЗАГС хезмәткәре басып торды. Әнием һәм сеңлем беренче рәшәткә артында калдылар, чөнки КПП аша 3 кешедән артыкны үткәрмиләр. Хәер, анда ул кадәр урын да юк! Инсафның әти-әнисе, кызганычка каршы, килә алмады. Авырып тору сәбәпле, алар бу мөһим көнне безнең белән була алмадылар…

Инсаф мине күрде, матур итеп елмайды, бөтененебез белән дә дә ягымлы исәнләште һәм янәдән документлар тутырырга утырды. Аннары бездән никах теркәү турында ризалык сорадылар, без бертавыштан “риза” дип җавап кайтардык һәм бер-беребез белән янәшә бастык. Мин аңа кулымны суздым, шулай итеп без теркәлү вакытында кулга-кул тотынышып басып тордык. Безнең арада нибары 10-15 см иде, бары тик ниндидер 10 см һәм рәшәткә… Мин вакыт-вакыт Инсафның кулын кыстым. 

Теркәлү узды, без «риза» дип җавап бирдек һәм туй балдаклары белән алмаштык. Әйтергә кирәк, Инсафка балдагы әзрәк зуррак булды, аның каравы минеке идеаль иде. Безне котладылар, ә без бер-беребезгә карап торабыз… Шул вакыт ЗАГС хезмәткәре: «Я, үбешә аласыз», – ди. Без шундый: «Мөмкинме соң?» Ул башын кагып куйды. Безгә 10 минут бирделәр. Беләсезме, бу вакытта мин иң бәхетле идем. 2 ел да 8 ай вакыт узганы шунда ук онытылды, алар булмаган кебек тоелды. Без бары тик икебезгә генә бирелдек! Шундый рәхәт 10 минут булды ул. Соңыннан мин Инсафның балдагын үземә алдым, колониядә бу ярамый һәм без саубуллаштык…

Мин колониядән чыккач, янәдән ЗАГСка киттем. Чөнки теркәлү турындагы гаризаны алырга кирәк иде. Безгә кыска гына вакытлы да күрешү бирмәделәр, ул “свиданка” дип атала… Хәзер мин 15 октябрьне көтеп яшиячәкмен, шул вакытта Инсафны тагын күрү бәхете булачак! Кызганычка каршы, кыска гына күрешүләр булачак, чөнки хәзерге вакытта колониядә карантин игълан иткәннәр.

Әйтергә кирәк, без күрешүләр өчен мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштермәдек. Бу адымга икебез дә ныклап уйлап бардык. Мин аны, ул мине ярата. Күрешүләр әле насыйп булачак! – дип яза Эльвира.

Инде яшьләргә бергә булырга насыйп итсен!

Бәйле