Минзәлә фаҗигасе: “Илнарның күзендә яшәү нуры беткән иде”

Минзәләдәге авиаһәлкәттә фаҗигале рәвештә һәлак булган Илнар Гайфуллин турында якыннары һәм танышлары шулай дип искә ала. Аның белән саубуллашырга килгән бик күп кеше, соңгы көннәрдә Илнар үзенә охшамаган иде, диләр.

Фаҗига булырга атна-ун көн кала аның бертуган апасы Лилиягә куркыныч төшләр дә кергәләгән.
– Гадәттә, мин алдан хәбәр бирә торган төшләр күргәлим. Бу юлы да ниндидер хәвеф буласын кисәткән төшләр иде ул. Төш юрау китапларын ачып карадым, анда язылганнар үлемгә юрала торган төш булуын искәртә иде. Әмма аларны укуга ук онытырга, яхшыга юрарга тырыштым. Өйдә тиктомалдан ваза, тәлинкә төшеп ватылды, улымның өстәлгә салып куйган кул сәгате югалды. Боларны хәзер генә искә төшереп, бер чылбырга тезеп утырам, – дип сөйләде ул.

Болардан тыш Лилия гадәти булмаган тагын берничә билгегә игътибар иткән. Бер көнне иртәнге намаз алдыннан тәрәзә төбенә чыпчык килеп кунган. Икенче көнне өйлә намазы кергәч, тагын бер чыпчык очып килгән. Илнарның үләренә берничә көн кала сары төстәге песнәкләрне күреп алган.
– Кошларның хәбәр китерә диюләре дөрес икән. Күңел дә тыныч түгел иде, берничә көн рәттән баш өстемдә кара болыт торган кебек булды. Бик күп якыннарыбыз, танышларыбыз да, күңелдә әйтеп булмый торган авырлык бар иде, дип искә ала. Илнар вахта юлы белән Себердә эшли иде. Бу кайтуында аның күзендә нур юк иде. Ирем дә, танышларыбыз да Илнардагы үзгәрешкә игътибар иткән булганнар. Ул миңа да, иремә дә гел шалтыратып, киңәш сорап, сораулар белән күмеп ташлый иде. Бу юлы Илнар бик тыныч кебек күренде, – ди апасы.   

Лилия энесенең үлүе турындагы хәбәрне интернеттан күреп ала. Башта Минзәләдә очкыч егылып төшүе турындагы хәбәрне укый. Аннары үлүчеләр исемлегенә игътибар итә. Үлүчеләр арасында Илнар Гайфуллин дигән исем-фамилияне күреп алгач та, энесенә шалтырата. Ул телефонын алмагач, хатыны Альбинага шалтыратырга була. Озак кына телефонны алмый торгач, Альбина хәбәргә чыга.
– Илнар белән бер хәл булуын тавышынан ук аңлап алдым. Илнар үлдемени дип сорадым. Әлегә төгәл генә белмибез, беркем бернәрсә әйтми, диде. Ул миңа Илнар белән булган хәл турында әйтергә кыймыйча, иремә хәбәр итәргә кушкан. Ирем дә бер сәгать буе шалтыратып әйтергә куркып торган. Баштарак алар җыелышып Чаллыдагы хастаханәгә барганнар. Илнар исәндер, ялгышлык киткәндер дип өметләнгәннәр. Авыр хәлдәгеләр арасында булмагач, очкыч егылып төшкән җиргә киткәннәр. Илнарның һәлак булуын шунда гына белгәннәр. Аның паршюттан сикерергә баруын мин дә, әти белән әни дә белми калдык. Парашюттан сикерәсем килә, дип элегрәк тә әйтә иде. Мин аны ул уеннан гел туктатып килдем. Бәлки шуңа да бу юлы белдертмичә китеп баргандыр. Минзәләгә аның белән хатыны Альбина да барган. Очарга әзерләнгәндә дә ул Илнар янында булган. Очкычның төтенләп аска таба төшүен күреп калган. Шартламагач, янып төшмәгәч, исән калгандыр дип өметләнгән. Өметебез акланмады, Илнарны җиргә иңдердек, – ди Лилия.

Ул апасыннан нибары ел ярымга гына кечкенәрәк булган. Бәләкәйрәк чакта Лилия ялгыш кына берәр әйберне төшереп ватып, әнисенә әйтергә курыкканда, Илнар гаепне үз өстенә алып, мин ваттым дип әйтә торган була. Шул вакытта ук апасына таяныч, аның яклаучысы була. Мәктәпкә дә, җиде яшьтән барырга тиеш булса да, мин әле уйнап туймадым дип, беренче сыйныфка сигез яшендә генә киткән.

– Бик кызыксынучан, тиктормас, актив кеше иде. Спорт белән шөгыльләнде, җырлады, биеде. Яхшы билгеләргә укыды. Яшисе килеп яшәде. Намазга басты, мәчеткә йөрде. Кем генә ярдәм сораса да, булышырга ашыкты. Төнлә килсәләр дә, чыгып китә иде. Иртәнге бишкә килә алмыйсыңмы дип сорыйм, ул син торганчы ук килеп баскан булыр иде. Аны белмәгән кеше юк иде. Хәзер дә шалтыратып, ут яндырып йөргән Илнарның үлеменә ышанасы килми, диләр. 7 августта хатыны Альбина белән туйлары булды. Минем туема кеше күп килсә иде, дип әйтә иде, соңгы туена чынлап та халык бик күп җыелды. Барыбызның күңелендә дә ул гади, ихлас, якты кеше булып калачак, – диде Лилия.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/minzl-faigase-ilnarny-kzend-yash-nury-betkn-ide

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий