Путинны кем алыштырыр?

Президент бу сорауга җавап бирде.  

Россия Президенты Владимир Путин «Россия энергетика атнасы» форумының пленар утырышы тәмамлангач, CNBC Америка телеканалы журналистына интервью бирде. Ул варисы турында сорауга җавап биреп, әлегә бу тема буенча фикер алышу булмавын билгеләде, әмма Россия Федерациясе Конституциясе дәүләт башлыгына яңа вакытка күчәргә мөмкинлек бирә, дип аңлатты. Интервьюның тексты Кремльнең рәсми сайтында китерелә.
— Киләсе сайлауларга кадәр әле вакыт җитәрлек. Бу темага сөйләшү хәлне тотрыксызландырачак. Хәл тыныч, тотрыклы булырга тиеш, барлык хакимият органнары, барлык дәүләт структуралары ышанычлы эшләсен, киләчәккә тыныч карасын өчен, — дип билгеләде Президент.
Июль аенда Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин Россия Президенты Владимир Путинны дәүләт башлыгы итеп «мөмкин кадәр озаграк» калдырырга өндәде, чөнки бу очракта Россия тагын да көчлерәк булачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/2021-10-15/putinny-kem-alyshtyryr-2547896
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий