Фәридә апа көн саен берәр сәгать зарядка ясый, аның махсус күнегүләрен дә белә икән.
– Ялгышып бер көн дә калдырганым юк, ясамасам, авырый башлыйм. Бабай белән көненә ике тапкыр скандинав таяклары белән йөрибез. Алар да нык булыша. Ешрак хәрәкәтләнергә, эштән курыкмаска, иренмәскә кирәк, – ди ул.
Фәридә апаның тормыш иптәше Гаделша абый да зарядка ясый. Биш тапкыр намазны да калдырмыйлар.
–
–

