Ничек кабак колорадо коңгызын бетерә?

Балтач районының Борнак авылында яшәүче Салихҗан Әхмәтханов быел бакчасыннан биш йөк машинасы кабак җыеп алган.

Балтач районының Борнак авылында яшәүче Салихҗан Әхмәтхановның кабак патшалыгында булып кайтканнан соң бакчада ут янып утырган гап-гади кабакка бөтенләй башка күзлектән – хөрмәт белән карый башладык без. «Патшалык» диюем дә арттыру түгел. Салихҗан Әхмәтханов быел бакчасыннан биш йөк машинасы (!) кабак җыеп алган.

Салихҗан абый профессиональ бакчачы да, бу юнәлештә ниндидер махсус белем туплаган белгеч тә түгел. Юкны бар итәргә өйрәнгән, биргәнне көтеп утырмыйча, булганыннан бәрәкәт ясап тормыш алып барырга күнеккән тырыш авыл халкының бер вәкиле ул. Гомер буе эретеп ябыштыручы булып эшләгән Салихҗан Әхмәтханов ун ел элек күпләп кабак үстерүгә керешкән. «Шулай бервакыт эш буенча күрше Янгул авылында яшәүче танылган «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиевкә барырга туры килде. Сүз ара сүз китеп ул: «Бер чиләк кабак бер чиләк фуражны алмаштыра. Микроэлементлар ягыннан да ашлыкка караганда файдалырак ул», – дип куйды. Аның шушы сүзләрен истә тотып кабак утырта башладым. Ян бакчалардан тыш басуда сигез гектар җирем бар. Кабат утыртканчы, шунда солы да чәчеп карадым. Әмма аны үстерү бик авыр, чыгымлы булып чыкты. Ә кабакның бер мәшәкате дә юк», – дип искә алды ул эшкә тотынган гына елларын.

Шул көннән башлап малларга ашату өчен бакчасына күпләп кабак утырта башлый Салихҗан абый. Берсе – 18, икенчесе 20 сутый булган ике зур ян бакчасының берсенә – бәрәңге, икенчесенә кабак утырталар. Һәвәскәр кабакчы ике елдан ике елга аларның урыннарын алыштырып тора икән. «Кабак колорадо коңгызын юкка чыгара. Болай эшләгәндә җир дә ял итә», – ди ул. Ни гаҗәп, бәрәңге уңышы мактанырлык булмаган быелгы җәйдә Салихҗан абыйның бакчасында анысы да ишелеп уңган. Ике «ГАЗ-53» машинасы бәрәңге җыеп алган алар. Гаилә башлыгы монда да кабакның файдасын күрә.

– Бер машина бәрәңгене килосын 25 сумнан сатып җибәрдек. Берсен үзебезгә калдырдык. Бәрәңге ел саен әйбәт була безнең. Ашлама керткән юк. Тиресне түгәм дә  сукалап куябыз, шуның белән шул. Бәрәңге җирен кабак белән чиратлаштырып торуның да файдасы зур. Җирне болай уйнатып тору чүпне дә киметә, – ди Салихҗан абый.

Киң дала кебек җәелеп яткан ян бакча башыннан инеш ага аларның. Салихҗан абый шунда үзенә ял урыны да әзерләп куйган. Шундагы эскәмия янында җәй буе кармагы ята икән. Эштән арып киткән арада балык чиртеп килә гаилә башлыгы.

Корылык та куркыныч түгел

Әхмәтҗановлар бер сыер, ике бозау, 13 баш сарык, каз, үрдәк, тавык-чебеш асрый. Мондый зур хуҗалык тоткан кешеләргә быелгы җәй аеруча зур сынауга әверелде. Корылык аркасында печәне дә, ашлык уңышы да ташка үлчим генә булды. Шул сәбәпле быел ашлык та алтынга тиң. Бүген аның уртача бәясе 18 сумнан йөри. Салихҗан абыйга исә елның-елында корылыгы да, ашлыкның кыйммәт, печәннең аз булуы да куркыныч түгел. Бакча тутырып үскән кабак коткара аны.

Көздән җыелган уңышны малларга кыш буе – 1 февральгә кадәр ашатып чыга алар. Кабакны аннан да соңракка калдырырга ярамый икән. Ник дигәндә, ул вакытка инде кабак эчендә соклар йөри башлаган була. «Андый кабак ашаган мал агуланырга мөмкин, – ди Салихҗан абый. – Малларга кабакны көн саен иртә-кич берәр чиләк бирәм. Артыгы ярамый. Яшь бозауларга турап салам. Сыер, үгезләргә балта белән генә чабам да шул килеш ашап бетерәләр. Кабакның чери башлаганнарын да әрәм итмибез. Турап, прачкада пешереп, казларга ашатабыз».

Кабак запасы мулдан булгач, Әхмәтхановларга ашлыгын да аз сатып алырга туры килә. Аннары кабак ашап үскән мал бәрәкәтлерәк тә була икән. «Ул малларны бик яхшы симертә. Кабак ашап үскән малның мае да сары була. Сыерның сөтен дә арттыра. Узган ел март аенда кабак ашатмый башлагач, көн саен 10 литр сөт биргән сыерның сөте 4,5 литрга кимеде», – ди гаилә башлыгы.

Соң утыртсаң да җитешә

Быел аеруча да мул бакчалар белән танышканнан соң Салихҗан абыйның кабак патшалыгына үтәбез. Элеккеге авыл өен хәтерләткән сарайның һәр бүлмәсе шыплап кабак белән тулган. Бер – бүлмәдә кабакның эреләре генә, икенчесендә – уртачалары, өченчесендә ваклары саклана. Сарылары малларга ашатырга, яшелләре ризык әзерләргә яхшы икән.

Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп китик, Салихҗан абыйның остханәсенә әверелгән бу өй бик тарихи да булып чыкты. Заманында биредә «Борнак» колхозын җитәкләгән, узган чакырылышларда Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, аннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гаиләсе белән яшәгән. Алардан соң башка белгечләр дә гомер иткән. Армиядән кайткач, аны Салихҗан Әхмәтханов гаиләсенә биргәннәр. Шушында яшәп, янәшәдә генә яңа йорт җиткергәннәр.

– Көннәр суыта башлау белән сарайдагы кабакларны өй астына кертәм. Начарларын алданрак турап ашатам. Ныгракларын сакларга калдырам. Кыш буе ашатырга җитә. Декабрь аенда ашатырга дигән эре кабакларны чоланга кертеп куйдым инде, – ди ул. Бакча тутырып кабак үстерсәләр дә, Әхмәтҗановларның кабакка әллә ни исләре китми икән. Кабактан ризыклар бу гаиләдә бәйрәмнәрдә генә әзерләнә.

Салихҗан Әхмәтханов ун ел дәвамында кабак үстерүнең бик күп серләренә төшенгән. «Кабакны 1 майда ук утыртырга ярамый. Майның ахырына туры китерергә кирәк. Иң соңгы кырау гадәттә 9–12 июньдә төшә. Кабак шуңарчы тишелеп чыкмаска тиеш. Шуңа күрә аны 20–25 майларда утыртам. Кырау эләксә, кабак уңышы булмаячак дигән сүз. Ашыкмаска кирәк, соңрак утыртсаң да җитешә ул», – ди Салихҗан абый.

Кабак салкынны ярата

Кабакны аерым сортларга гына аерып та утыртмыйлар икән. Барысы да – ун ел дәвамында үзләре ясаган орлык, кемдә нинди сорт бар, шулардан җыеп алынган. Дөрес, Салихҗан абый быел кибеттән дә бер-ике төрле яңа сорт сатып алып  утыртып караган булган. «Галателло» дигәненең ун орлыктан берсе генә тишелгән. «Медовый» дигән сорт тәмле, баллы булса да, озак сакланмый, тиз бозыла икән. Елның-елында Салихҗан абыйның кабак сатып алырга киләләр. Быел килосын 15 сумнан озаткан ул. Чагыштыру өчен: кибетләрдә кабак бәясе ел әйләнәсе 60–70 сумнан  төшми. Теләге булган кешегә кабак сатып та яхшы гына табыш алырга мөмкин, димәк.

– Декабрь аенда өч-дүрт кабакның орлыгын алам, яхшылап киптерәм дә киндер капчыкларга салып салкынга чыгарып куям. Кабак орлыгы салкынны ярата. Кабакны өмә ясап утыртабыз, өмә ясап җыеп та алабыз. Бәрәңге утырткандагы кебек буразна сызабыз, хатын-кызлар бер рәткә тезелеп басалар, орлыкны төртеп, таптап куялар. Алганда йөрергә җиңел булсын өчен кабак сабакларын чабып чыгам да эше бетте. Кабакның башка бер мәшәкате дә юк. Ашлама да, бернинди тәрбия дә, техника да кирәкми. Ул хәтта чүбен утамасаң да үсә, – ди Салихҗан Әхмәтханов.

Быел кабакка бер чиләк суга бер килограмм шикәр комы салып болгатылган су сиптереп тә караган. Серкәләргә шуның да файдасы булгандыр дип фаразлый Борнак Мичурины. Шуңа күрә башка елларда ике йөк машинасы уңыш бирә торган бакчадан биш йөк машинасы кабак җыеп алганнар булса кирәк. «Уңышны җыеп алгач, кабакның сабагын җыярга кирәкми. Җирдә калсын. Шунда череп бетә ул. Җирне тукландыра. Кабак җирен сабагы-ние белән сукалыйсы да куясы. Элек бакчага гәрчич тә сибә идем. Ул җирне чистарта. Аннары гәрчич кыйммәтләнә башлагач, арыш чәчтем. Аның да файдасы бар», – ди Салихҗан Әхмәтханов.

Оста эретеп ябыштыручы Салихҗан абый бер минут тик утыра торган кеше түгел. Без килгәндә дә су краны ватылган авылдашына ярдәм итеп кайтып килеше иде. Көннәр суыткач, газ мичен кабыза алмаган кешеләр дә Салихҗан абыйга мөрәҗәгать итә икән. Кышын исә уллары Ирек һәм Илдан белән хуҗалык малларына тимер чылбырлар үрә алар.  Шуны ашлыкка яки малга алыштыралар. Авылда почта мөдире булып эшләгән хәләл җефете Гөлфирә апа белән 9 сыйныфта укучы кызлары Илсинә дә – хуҗалык эшләрендә Салихҗан абыйның иң төп ярдәмчеләре. Барың бер булып, бергә тырышканда гына тормыш арбасы җиңел тәгәри шул ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/65135/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий