Илмира Нәгыймова: «Нокта куясым килә!» [видео]

-- Лейла

Ничә көн дәвамында җырлы гаилә Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов гаиләсендәге низаг барлыкка килүен, кем кемгә нәрсә әйткәнен күзәтеп барабыз. Төрле сүзләр әйтелде, төрлечә фикерләр булды. Илмира бу конфликтка нокта куелуын хәбәр итте.

— Нәрсә генә укымадым инде…иң кызыгы, кайбер хатын-кызлар миңа директка «Син молодец…» дип язалар, ә икенче аккаунтларда шулар ук бетереп ташлыйлар. Ярар мин моңа әзерләнгән идем инде…Нәрсә дип әйтәсем килә…үземне карыйм hәм караячакмын! Керфекме, иренме, спортзалмы — ул минем эш…Русланны мин күңелемдә кичердем, әммә дә ләкин кире кайтулар булмаячак! Бәхет кенә телим. Балалар белән аралашуын гына телим!

Ирне ир иткән дә хатын,
Хур иткән дә хатын, диләрме?..

Хатын кызны гөл иткән дә,
Көл иткән дә ир-ат, югыйсә.
Тәрбияләп, назлап торсаң гына
Бакчаларда матур гөл үсә.

Онытмасын шуны ир-егетләр,
Хатын-кыз ул нәфис гөлчәчәк.
Иркәләсәң, сөеп эндәшсәң,
Кадереңне синең беләчәк!

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәң,
Йөрәкләре калыр көлләргә!
Онытмагыз, җылы, наз кирәк,
Гел игътибар кирәк гөлләргә!

Ирем, диеп, көчле терәгем,
Без дәшәргә әзер һәрвакыт.

Дөрестән дә терәк булсагыз.
Гаилә өчен һәрчак җан атып,
Сагышларны куып таратып,
Яшәсәгез безне яратып! — дип яза җырчы Илмира Нәгыймова.

Бәйле