«Коллыкка эләктем, төрле эш эшләдем, әле дә исән инде» [видео]

-- Лейла

Анна Николаевна Никитюк Казанның Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Бу ханым инде 21 ел буе туган ягына — Украинага кайта алмый. Украинадан аны алдап, Россиягә алып килгәннәр. Аңа яхшы хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр, ләкин нәтиҗәдә Анна ханым коллыкка эләккән.

Ул авыл хуҗалыгы кырларында төрле хезмәт тә башкарган, Россиянең төрле төбәкләрендә терлекләр дә караган…Ахыр чиктә, «эшчеләр йортлары»на эләккәнче, аларны Казанга алып киләләр.

— Акча түләмәделәр диярлек, ләкин аның каравы ашаттылар инде. Шунысы яшәтте, — ди Анна ханым.

Чираттагы шундый йорттан киткәч, Анна Никитюк очраклы рәвештә генә Мохтаҗлар йорты турында ишетә һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Бүгенге көндә үзәкнең социаль хезмәткәрләре һәм юристлары Анна Николаевнага документларын торгызырга һәм туган ягына кайтырга ярдәм итү мәсьәләсен хәл итәләр.

Бәйле