Бу прививка ясатучыларга кагыла.

Игътибар, мошенниклар яңа төрле акча урлау юлын тапкан. Алар телефонга шалтырата, әгәр дә прививка ясаткан булсагыз, 1 санына басуны сорыйлар. 1гә басу белән телефон блоклана, аннары ватыла. Күпләрнең банк карталары телефонга бәйләнгән.

Полиция хезмәткәрләре бу мәгълүматны төрле төркемнәр чатына урнаштыруны сорый.

— Бу мәгълүматны туганнарыгызга һәм якыннарыгызга тапшырыгыз. Сак булсыннар. Бу схема белән очраклар бар инде, — ди алар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-10-16/moshenniklar-kulyna-el-km-gez-2549498                                                                          Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле