Руслан Кираметдинов: «Мин Ильмираны кичердем…»

«Исәнлек-саулык булса, бар да үз урынына кайтыр.»

Руслан Кираметдинов Ильмираны гафу итүен, үзенә бик авыр икәнлеген әйткән.

«Төрле тузга язмаган әйберләр язса да, мин Ильмираны кичердем. Нәрсә әйтим, кул күтәрү минем канда юк. Булгандыр минем дә эчкән вакытлар. Әмма атналар, еллар буе түгел бит. Бер кеше дә фәрештә түгел.

Вакыт үз эшен эшләр, иншә Аллаһ. Мин беләм, аңа да, миңа да бик авыр. Ул да шул сүзләрне халыкка чыгарганына кайгыра. Мин дә үземчә кайгырам. Шуңа күрә безгә комментарийлар язучыларга «тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, үзегезнең дә безнең урында калуыгыз бар» дип әйтәсем килә. Көнчеләр, араларны өзәргә торучылар да бик күп. Исәнлек-саулык булса, бар да үз урынына кайтыр. Ә мине бу… Ильмираны хурлап комментарий язучыларга сәламәтлек телим», — диде ул.

Руслан Кираметдинов инстаграмга хатыны һәм балалары белән төшкән фотоларын урнаштырган. Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Әти җитми җанга» дигән җырдан өзек тә куйган

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ruslan-kirametdinov-min-ilmirany-kicherdem

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий