Ландыш Нигъмәтҗанова: Фәрит – минем өчен идеаль ир

Октябрь аеның өченче якшәмбесе рәсми рәвештә Әтиләр көне дип игълан ителде. Нинди булырга тиеш ул чын әти? Хәзерге заманда ир хакын хаклау, гаиләнең бөтенлеген кайгырту бармы әле? Әлеге сорауларга әтиләр дә, әниләр дә җавап эзләде.

Ландыш НигъмәтҗановаТатарстанның атказанган җырчысы:

– Һәр гаиләнең үз таләбе, үз теләге бар. Әмма ни генә дисәк тә, әтине сайлап алып булмый. Без гаилә корганда үзебезгә ир сайлыйбыз. Әтине исә без гаиләбездә күреп үсәбез. Үз әтиемә килгәндә, андый ир-ат башка юк дип уйлыйм. Гомер буе әнигә булышты, хәзер безгә ярдәм итә. Хәтта кечкенә Каюмымны да икешәр көнгә алып кала. Яхшы карый, ашата-эчертә, җаны-тәне белән балалар дип яши. Тагын шунысы да бар – син үзең дә сизмәстән әтиеңә охшаган ир-атка тартыласың икән. Фәрит – минем өчен идеаль ир. Ул бик сабыр, тыныч, беркайчан да тавыш күтәрми. Безнең арадагы җылы мөнәсәбәтләрне балалар да тоеп, күреп үсә. Гаиләдән күп нәрсә тора. Гадәтләрнең 70 процентын генетикага бәйләп аңлатсак, 30ы тәрбиядән килә.  Яхшы әтиләрне без үзебез тәрбиялибез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/65829/

Бәйле