“Сыйныфташымны атып үтерәсем килә” [видео]

-- Лейла

18 октябрь — Пермь өлкәсе, Октябрьский округы, Сарс поселогында 12 яшьлек яшүсмер мәктәпкә махсус иртәрәк килә.

Әтисенең «Сайга» коралын урлап алып, ул үзен мыскыл иткән сыйныфташ кызын атып үтерергә теләгән.

Башка балалар аның коралының чын булуына ышанмагач,ул берничә тапкыр ата.

Бәхеткә, мәктәп директоры бу хәлне күреп алып, яшүсмерне үз бүлмәсенә алып кереп әңгәмә үткәргән.

Нәтиҗәдә, яшүсмер коралын директорга тапшыра, хәзерге вакытта яшүсмернең әти-әнисе белән тикшерүчеләр эшли, дип хәбәр итә shot.shorts

Дима Губаев кадетлар мәктәбендә яхшы билгеләргә генә укый, тыныч холыклы бала, яхшы гаиләдән.

Мәктәптә һөҗүм иткән укучының әтисе Чиләбедә заводта эшли икән. Ул әлеге фаҗига турында үз фикерен белдерде. Алар улы белән аерым яшиләр – Диманың әнисе белән алар аерылышканнар. Көн саен улы белән телефоннан сөйләшеп торган. Әмма кичә – телефоннан сөйләшә алмаганнар…

— Улыма көненә 3әр мәртәбә шалтыратам мин. Мәктәпкә кадәр дә, мәктәптән соң да сөйләшеп торабыз. Барысы да әйбәт кебек иде. Кичә кич сөйләшә алмаган идек шул… Аңа кадәр көндез сөйләшеп алдык улым белән. Әнисенең мунча якканын әйтте. Кич белән үзе трубкасын алмагач, мөгаен, мунчададыр яисә инде йоклыйдыр дип уйладым. Дима “Танки” уенын уйнарга ярата. Шунлыктан карыйм инде – яшьләр хәзер бик күп спиртлы эчемлекләр кулланалар. Мондый начар компанияләргә эләкмәсен дип, улыма яхшы гына компьютер алып биргән идем. Утлы корал яткан сейфның ачкычлары улымда, әлбәттә, юк иде. Ул аны берәр вакыт күреп калгандыр дип кенә шикләнәм. Әле соңгы арада сөйләшәсе килми генә аралаша иде. Хәлләрең ничек дип сорагач та, «Нормально» дип кенә җавап бирә иде, — дип сөйли мәктәпкә корал белән килүче 12 яшьлек Дима Губаевның әтисе Вадим Губаев.

Бәйле