Минзәлә авиаһәлакәтендә һәлак булучы пилотлар соңгы минутларында нәрсә дип әйткәннәр?

-- Лейла

Интернет челтәрендә Минзәлә янында авиаһәлакәткә очраган L-410 самолеты пилотларының сөйләшүләре расшифровкасы бастырылды.

Минзәлә янында һәлакәткә бер мизгел кала L-410 самолеты пилотларының сөйләшүләрен расшифровкалау барлыкка килде.

Экипаж: «Очып киттем. 1500не җыйдым» («Взлет произвел, набор 1500»).
Диспетчер: «Рөхсәт итәм» («Разрешаю»).
Экипаж: «Двигатель отказ бирде. Самолетны утыртам» («Отказ двигателя, заход на посадку»).
Диспетчер: «Биеклек, тизлек?» («Высота, скорость?»)
Экипаж: «Контрольдә тотам» («Контролирую»).
Экипаж: «Төтен» («Дым») һәм бик үк аңлашылып бетми.

Минзәлә авиаһәлакәтендә 16 кеше һәлак булды. Бортта 23 кеше иде, алты кешене коткарып кала алдылар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий