Рөстәм Нәбиевны тауга менгәндә нинди көчләр саклап торган?

-- Лейла

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев күптән түгел куллары ярдәмендә генә Манаслу тавына менеп, дөнья рекорды куйды. Тауга күтәрелүен ул әнисенә багышлавын әйтте. Аның кабере янында булып, күңелендә йөрткәннәрен әнисенә сөйләде…

— Әнием янына килдем! Әнием, мин кайттым, мин исән. Тауга менгән вакытта мин сине гел янымда кебек хис иттем, — дип яза Рөстәм.

— Элек минем белән мондый хәлнең булганы юк иде, ләкин бу көннәрдә әнинең янымда булуы, мине яклап торуы бик нык сизелде!

Катлаулы мизгелләрдә мин Ходайдан ярдәм сорамадым, бу хакта әнигә ялвардым. Мин күкрәк кесәмдә йөртә торган аның фотосурәтен алдым, аңа карадым һәм әйттем: «Әни, түзәргә һәм тауны үтәргә көч бир миңа» дидем.

Нәкъ менә беренче лагерьда, 5800 метр биеклектә, минем палаткага күбәләк очып килде. Ул чагында минем бик каты башым авыртты, үземне начар хис иттем.

Каян килеп чыкты ул монда? Кар, салкын! Ә балачакта миңа мәрһүм булган кешеләр күбәләкләр, һәртөрле бөҗәкләр рәвешендә безнең янга килә ала, дип сөйлиләр иде. Белмим, анысы шулаймы?! Әмма ап-ачык итеп күбәләкне күрдем!

Тагын, 7000 метр биеклектә булганда, моннан тыш 50 метрлы текә участокка эленеп торганда, баш очымнан ак кош очып киткәнен күрдем. Күз алдына китерәсезме? Ак. Ак кош! Мин аңа карадым һәм ни өчендер елмаеп куйдым!

Мин ышанам, бу билгеләр нәкъ минем өчен булды! Алар катлаулы моментларда барлыкка килде. Нәкъ шул билгеләр миңа яшәргә көч бирде! Шуңа күрә мин тыныч идем һәм боларга чын күңелдән ышанам, чөнки йөрәгемдә мине әни каравын һәм саклавын тирәнтен белә идем. Тауга менүемне мин әниемә багышладым!

Бәйле