Азат Абитов ТНВ уздырган җыр бәйгесенә ризасызлык белдерә [видео]

-- Лейла

Тамашачы биргән тавышларны кем кисә? Шул турыда үз фикерен белдерде җырчы Азат Абитов.

— Минем традициягә кереп бара инде. Мин һәр шимбә «Кайнар хит» турында сөйлим. Әмма бүген шәп кәеф түгел, тема җитдирәк. Бу турыда бәлки иртәрәк тә сөйлисе булгандыр…

Тапшыру ахырында экранга тавышлар таблицасын чыгардылар. Беренче һәм икенче урыннарның тавышлары 11 мең! Аермасы нибары 60 тавыш! Бу ике урынның ничек итеп бер тирәдә тавыш җыйганнарын аңламыйм мин!

Аннары шуңа игътибар иттем: тапшыру туры эфирда бара. Экранга нинди җырчының ничә тавыш җыйганын чыгарып алалар. Шул мәлне күп тавышлар кими. Минеке, мисалга, иң күп кими. 1800 тавыш кайдадыр югала! Бу ничек соң? Моны, димәк, ничектер көйләп була? Тавышларны әзәйтеп куеп була? Халык биргән тавышларны көйләп куеп булгач, бу тавыш бирүнең нинди мәгънәсе бар соң?

Видеоны ахырына кадәр карасагыз әйбәт булыр иде. Шуннан соң әйтерсез, дөрес уйлыйммы мин или ялгышаммы?! Дөрес уйласам, бу — халыкны алдау!

Р.S. Тапшыру вакытында тавышлар кимегән видео әлеге видеоның уртасында һәм минем сториста була. Тавыш бирүче һәм җан атучыларга зур рәхмәт, — ди җырчы.

Бәйле