Гөлназ белән Вилли кызларына нинди исем куша?

Серне сабыйның әбисе чиште.

Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов әти-әни булуы турында язган идек. Шунда ук укучыларыбыз сабыйга нинди  исем кушарлар икән дип баш вата башлады. Гөлназ белән Вилли кызларына Динә дип исем кушачак икән. Оныгының кем исемле булачагы турында бәхетле әби — Гөлназның әнисе, җырчы Лилия Биктимерова сөйләгән. «Менә шулай нәнәй булдык та куйдык. Әле безнең якта нәнәй дип тә түгел, зур инәй дип әйтәләр. Инде исән-сау үстерергә язсын. Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Оныгым миңа охшаган. Барыгыз да бәбинең исемен сорыйсыз. Шәмсетдинова Динә Вильдан кызы була, Аллаһы теләсә», — дигән ул сторисларында.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/barygyz-da-bbine-isemen-soryysyz-glnaz-beln-villi-kyzlaryna-nindi-isem-kusha

Бәйле