Гузееваның хәле ничек?

Телетапшырулар алып баручы Лариса Гузеева коронавирустан дәвалануын дәвам итә.

Актриса һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Лариса Гузеева Мәскәүнең 40нчы дәваханәсендә коронавирустан дәвалануын дәвам итүен әйтте. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендәге үзенең сәхифәсендә хәбәр итте.

«Мин бик бәхетле һәм бу хакта элек белми идем. Үзегезне саклагыз! Бернигә дә чакырмыйм – сез болай да ничек яшәргә кирәклеген беләсез! Ярдәм һәм мәхәббәт өчен рәхмәт! Сезнең игелегегез чиксез! Менә дигән дусларым бар икәнен аңладым. Мин әлегә Коммунаркада. Өч атна. Барыгызны да нык итеп кочаклыйм!» — дип яза постта актриса.

Шулай ук, постка Гузеева Михаил Танич һәм Владимир Шаинскийның «Если с другом вышел в путь» җырын башкарган видеоны беркеткән.

Димәк, алып баручының хәле көннән-көн яхшыра.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-10-19/guzeevany-h-le-nichek-2552600

Бәйле