Татарстанда эшләми торган көннәр кайчан башланачак?

Татарстанда эшләми торган көннәр 23 октябрьдәнме, әллә 30 октябрьдәнме башлануын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшкәннән соң игълан ителәчәк.

Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде.

“Без Президент белән сөйләшеп, киңәшләшүгә бу хакта игълан итәчәкбез”, — диде Ләйлә Фазлыева. Киңәшмә бүген булыр дип көтелә. 

Билгеле булганча, Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә эшләми торган көннәр игълан итү тәкъдимен хуплады. Вәзгыять авыр булган төбәкләрдә андый көннәр 23 октябрьдән башланырга мөмкин дип тә әйтелде. Бу исемлектә Татарстан да бар. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-eshlmi-torgan-knnr-kaychan-bashlanachagyn-prezident-khl-itchk

Бәйле