- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы Филюс Каһировка тиздән 35 яшь, ә сәхнәдә иҗат итүенә 15 ел була.
Шул уңайдан Филюснең Казан Филармониясендә концертлары булачак:
– 4 ноябрь
– 5 ноябрь
6 ноябрь концертына алынган кешеләрне 4 һәм 5 ноябрьгә күчерәчәкләр, борчылмагыз!
Концертларга QR-код, пцр-тестлар кирәкми, бары тик маскадан киләсе.
– Шушы концертларны исән-имин башкарып чыгарга иде. Тагын алда ниләр көтәсен, нәрсә буласын беребез дә белмибез. Әмма 35 яшьне, 15 ел сәхнәдә – әйбәт кенә башкарып чыгарга иде, ди җырчы үзе.
11 октябрь – Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров исемендәге премияләр иясе – Филүс Каһировка – Башкортстанның атказанган мактаулы исеме бирелде.
– Сәхнәдә Радий Фәритовичтан бу медальне алганда, күзгә яшьләр килде, чөнки туган яктан мондый игътибар бар кешегә дә тәтеми, дип үз кичерешләре белән дә уртаклашты Филюс.