Чаллы: «Кайнар ризыкка өмет итүчеләр соңгы вакытта артты» [видео]

-- Лейла

Кешеләр төрле булган кебек, аларның хыяллары да төрле. Кем өчендер зур сөенеч ул — затлы өй, машина булса, кем өчендер бер тапкыр кайнар ризык ашау.

Кемдер ярдәм көтә, ә икенчеләре исә — ярдәм итә.
Чаллыда урнашкан кыр кухнясы йорт-җирсез калган, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны бушлай кайнар ризык белән сыйлый.

Хәллеләр тапшырган киемнәрне ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә өләшеп, киемнәргә тагын бер тормыш бүләк итсәләр, ә күпме кешегә шатлык өләшәләр.

Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди борынгылар. Күңелләребез изгелектә булса иде!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий