Филюс Каһиров: «Алда ниләр көтәсен, нәрсә буласын беребез дә белмибез» [видео]

-- Лейла

Җырчы Филюс Каһировка тиздән 35 яшь, ә сәхнәдә иҗат итүенә 15 ел була.

Шул уңайдан Филюснең Казан Филармониясендә концертлары булачак:

— 4 ноябрь
— 5 ноябрь

6 ноябрь концертына алынган кешеләрне 4 һәм 5 ноябрьгә күчерәчәкләр, борчылмагыз!

Концертларга QR-код, пцр-тестлар кирәкми, бары тик маскадан киләсе.

— Шушы концертларны исән-имин башкарып чыгарга иде. Тагын алда ниләр көтәсен, нәрсә буласын беребез дә белмибез. Әмма 35 яшьне, 15 ел сәхнәдә — әйбәт кенә башкарып чыгарга иде, ди җырчы үзе.

11 октябрь — Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров исемендәге премияләр иясе — Филүс Каһировка — Башкортстанның атказанган мактаулы исеме бирелде.

— Сәхнәдә Радий Фәритовичтан бу медальне алганда, күзгә яшьләр килде, чөнки туган яктан мондый игътибар бар кешегә дә тәтеми, дип үз кичерешләре белән дә уртаклашты Филюс.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий