«Коткарыгыз, мине тоткынлыкта тоталар»

ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзәндә яшәүче 45 яшьлек хатын-кызның тоткынлыкта торуы турындагы мәгълүматны тикшергән.

Яшел Үзән шәһәренең бер йорты янында узып баручы бер ханым ярдәм сорап язылган кәгазь күреп алган. Биредә тоткынлыкта тотылуы, өенә кайтармавы турында хәбәр ителгән. Язуны такан  шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән, урынга килеп җиткән хокук сакчылары бу язуның кайдан төшүен билгели алганнар, ул фатирда исерек хәлдәге ир-ат һәм хатын-кызны тапканнар. Ачыкланганча, 45 яшьлек хатын-кыз үзенең дустына карата бернинди дәгъвалары булмаган. Тоткынлыкта тору турында гариза язудан хатын баш тарткан.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/kotkarygyz-bezne-totkynlykta-totalar                                                                                                                                       Фото: https://pixabay.com/ru/

Бәйле