Татарстанда эшләми торган көннәр мәгълүм булды

Республика халкы, Владимир Путин карары нигезендә, эшкә йөрмәячәк.

Татарстанда эшләми торган көннәр 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика Президенты белән киңәшләшкәннән соң,  ТР Министрлар Кабинеты шундый карар хакында игълан итте.

Билгеле булганча, РФ Премьер-министры Татьяна Голикова илдә коронвирус инфекциясенә бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, эшләми торган көннәр кертү тәкъдимен җиткерде. Ил башлыгы Владимир Путин бу тәкъдимне хуплады. Эшләми торган көннәр, таләп ителгән очракта, тагын да озынайтылырга мөмкин. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstanda-eshlmi-torgan-knnr-mglm-buldy

Бәйле