Айгөл Нәбиуллина кая эшкә кергән?!

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина “Тәртип” радиосында тапшыру алып бара башлаган.

“Сентябрь аеннан “Тәртип” радиосында һәр иртә сәгать 8дән 10га кадәр яңа тапшыру эфирга чыга башлады. Тапшыруның исеме “Тәртип”ле иртә” дип атала. Тапшыруны туры эфирда ике кеше алып бара. Мине радиога Ризәлә Исмәгыйлева чакырды. “Тавышың матур, йомшак сөйлисең, килеп кара әле”, — дигәч рәхәтләнеп ризалаштым. Тапшыруны Илфак Хафизов белән икәү алып барабыз. Безне дүшәмбе иртәсендә ишетә аласыз”, — диде Айгөл.

Ул төп эше- “BEZ” телеканалында да эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/aygl-nbiullina-trtip-radiosyna-eshk-kergn

Бәйле