Казан урамында яшәүче: «Мин сезгә бер начарлык та эшләмәдем!» [видео]

-- Лейла

Казанның Моһтаҗларга ярдәм үзәгенә көн саен диярлек нинди дә булса сорау белән дистәләгән кеше мөрәҗәгать итә. Социаль патруль машинасы һәр гаризага, һәр шундый ярдәм сорап килүчеләргә кулдан килгәнчә булышырга тырыша. Ләкин кайвакыт бу мөмкин дә түгел, социаль хезмәткәрләр бөтен җиргә барырга җитешмиләр, дип хәбәр итәләр үзәктән.

Күп кенә кабатлана торган гаризалар, ягъни булышырга чакырганнар була, мәсәлән, Адоратский урамыннан сукбай Алексей турында 10 көн саен әйтеп, искәртеп торучылар бар. Үзәк хезмәткәрләре Алексей янына берничә тапкыр чыкканнар, ләкин ул һәрвакыт баш тарта һәм үзенең тормышын урамда дәвам итә бирә.

— Мине бер үзәккә дә кабул итмиләр, миндә язу юк, – ди сукбай Сергей волонтер Илдар Каратаевка.

Үзәк хезмәткәре Сергейга ярдәм итәргә теләген әйтә. Әмма сукбай ашау, юыну һәм үзен тәртипкә китерү өчен үзәккә бару тәкъдименнән баш тарта. Сергей үзенең яшәү урыны барлыгын һәм үзен кемнеңдер көтеп торганын да хәбәр итә.

Волонтер Илдар Каратаев үгетләп карый, ярдәм итәрләр дип ышандыра, тик Сергей җылылык трассасында утыруын дәвам итә…

Кызганычка каршы, андый кешеләр аз түгел, алар бу тормышны аңлы рәвештә сайлаганнар. Моһтаҗларга ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре исә ярдәмне кабул итеп алучыларга гына булыша ала шул!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий