Гүзәл Зиннурова: Тамашачы халык җырларына сусаган

Социаль челтәрләрдә баянга җырлавы белән күпләрне җәлеп иткән 18 яшьлек Гүзәл Зиннурованы кунакка чакырдык.

– Гүзәл, безнең укучыларны үзең белән таныштыр әле.

– Ямьле Мөслим якларында туып-үскән, кечкенәдән җырга һәм моңга гашыйк кыз мин. Бүген Әлмәт музыка көллиятенең өченче курсында белем алам. Телем җыр белән ачылса да, сәхнәгә тәүге тапкыр 9 яшемдә чыктым. Әле дә яхшы хәтерлим: ул чакта «Яшь бөреләр» дип аталучы бәйгедә беренче урын алган идем. Ә сәхнә – өйдә баянга кушылып җырлау гына түгел ул! Тамашачы алдында чыгыш ясап карагач, мин җырларга тиеш, дигән фикергә килдем, моңа үлеп гашыйк булдым. Хәер, хәзер дә берни үзгәрмәде кебек.

– Баянга кушылып җырлый идем, дидең. Баянчың кем соң?

– Без гаиләбез белән җыр-моңга гашыйк. Әнием җырлый, ә әтием баянда уйный. Сабый чагымнан ук аңа кушылып мин дә җырлый башладым. Хәзер дә күңелемә баянга җырлау якынрак. Аның кабатланмас тавышы, моңы ошый миңа. Баян телләре чыгарган халык көйләре күңелнең иң түренә үтеп керергә сәләтле.

– Тавышыңның көче нидә дип уйлыйсың?

– Һәр кешегә нинди дә булса сәләт бирелә бит. Миңа Аллаһы Тәгалә тавыш биргән, шундый итеп яраткан. Бар көче шундадыр аның. Ә аны арттыру исә – минем кулларда. Шуның өчен тырышам да инде.

– Синең өчен моң – нәрсә ул?

– Күңелнең иң түреннән чыккан саф, матур халык җырлары.

– Ничек уйлыйсың, хәзерге тамашачы аны отып ала беләме?

– Миңа калса, тамашачының отып алу яки алмавы башкаручыдан тора. Бер үк җырны төрлечә башкаручылар бар бит. Аның эченә кереп, мәгънәсен аңлап, йөрәгең аша үткәреп, җиренә җиткереп башкарасың икән, башка кеше дә аңлаячак.

– Гүзәл, тумыштан җырга сәләте булганнарның тавышын үзгәртүчеләр, хәтта бозучылар да бар бит. Музыка уку йортларында, диюем. Синең дә остазларың бар, алар тавышыңа каты бәрелмәдеме?

– Әлбәттә, остазларым бар һәм алар миңа бик ярдәм итә. Юк, тавышыма тимәделәр, киресенчә, аны үстерергә булыштылар. Миңа калса, бу – кешенең үзеннән торучы нәрсәдер, һәркемнең җаваплылыгы. Шәхсән мин үз тавышыма ышанам. Әле юлның башында гына булсам да, киләчәктә дә аңа каты бәрелмәсләр дип уйлыйм.

Блиц-сораштыру

– Авыл кызы буларак, саланың уңай һәм тискәре якларын әйт әле.

– Монда – җан рәхәте! Шәһәр халкы ял итәргә дип юкка гына кайтмый инде монда. Ә тискәре яклары… Аларын атый да алмыйм.

– Кумирың бармы?

– Юк. Билгеле бер җырчыларның билгеле бер җырларын тыңлыйм, әмма, кумир, дип әйтердәй кешем юк.

– Яратып башкара торган җырың?

– Сайлаган һәр җырымны яратам. Башкача халыкка җиткерә алмас идем.

– Социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләүчеләр бармы? Гомумән, тәнкыйтькә ничек карыйсың?

– Әлегә тәнкыйтьләп язучылар юк. Киресенчә, видеолар чыгарганымны көтеп кенә торалар. Ә тәнкыйтькә мин тыныч карарга тырышам. Ул бит – нормаль күренеш.

– Халыкка бүген нинди җыр кирәк?

– Кеше халык җырларына сусаган. Моңлы җырларга.

– Иң зур хыялың?

– Җырчы буласым килә. Зур сәхнәләрдә, күренекле шәхесләр белән чыгыш ясарга телим.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66199/

Бәйле