«Сәйлән» — 2021 фестиваленең финал өлешенә 8 яшь катнашучы чыкты

-- Лейла

24 катнашучыдан финалга 8е генә сайлап алынды.

Менә алар — «Сәйлән» — 2021 фестивале финалистлары: Руслан Закиров; Әминә Гыйльманова; Сәидә Абдуллина; Арслан Сибгатуллин; Әмир Галиуллин; Кәрим Галиев; Илүзәр Кашапов һәм Мәрьям Җаппарова.

Бу якшәмбе яшь җырчыларны яңа сынау көтә – алар ретро җырларны башкарып жюрины таң калдырырга тиеш булачак! Алар арасында татар эстрадасының танылган йолдызлары –Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Асаев һәм Фирдүс Тямаев.

«Сәйлән» проектын һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында 12:00 һәм 17:00 сәгатьләрендә карый аласыз.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий