Казанда сукбай ике атнада танымаслык булып үзгәрә [видео]

-- Лейла

Бу видеодагы кеше нибары 2 атна эчендә танымаслык булып үзгәрә. Ул «эш йортлары» дип исемләнгән өйләрнең чираттагы корбаны. Мондый йортларның соңгысында әлеге кешене бик каты кыйнаганнар һәм ул чарасызлыктан үз-үзенә кул сала… Бары тик могҗиза ярдәмендә генә исән кала! Бу кеше балконнан сикереп чыгып, коллыктан котыла ала!

Казанның мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә дә бу кеше физик яктан да, мораль яктан да хәлсезләнеп, көчсезләнеп килеп эләгә. Аның белән психологлар һәм үзәкнең социаль хезмәткәрләре махсус эшли. Шуннан соң гына ул акрынлап аңына килә һәм чирләрдән арына башлый.

– “Эш йорты” турында игълан күреп алдым. Эш хакы 300 сумнан алып 500 сумга кадәр дип язылган иде. Алар янына бардым. Бу кешеләр иң баштан телефоннарны бер атнага алып торабыз диделәр, мин моңа ышандым һәм телефоным белән бергә паспортымны да бирдем. Шулай 3 ай үтте. Мин плитәләр җәю эше белән шөгыльләндем. Барысы да әйбәт кебек иде. Соңыннан паспортымны алырга теләдем, тик алар моңа игътибар да итмәделәр. Мин чарасызлыктан төнлә үз-үземә кул салдым… – дип сөйли мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә килеп эләккән бер ир-ат. 

2 атна дәвамында бу кеше белән төрле белгечләр эшли һәм ул таный алмаслык итеп үзгәрә. 

– Барысы да әйбәт! Әлһәмдүллиләһ! Монда ашаталар, тиешенчә түлиләр! Ишекләр ачык, теләгән җиреңә бара аласың, – дип сөйли шушы ук кеше 2 атна вакыт узгач. Ул шаяра, көлә, иптәшләре белән яхшы мөгамәләдә булуы күренеп тора.  

Ярдәм итү үзәгенең социаль хезмәткәрләре сөйләвенчә, мондый кешеләр аерым бер төр категориягә керәләр. Алар озак еллар дәвамында төрмәләрдә утырган булалар, ә азат ителгәннән соң нормаль рәвештә социальләшә алмыйлар, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә һәм үз тормышлары өчен җаваплылык ала алмыйлар. Бу исә аларны урамга яки «эш йортларына» китерә дә инде… Мондый йортларда алар, бәлки, безгә ярдәм итәрләр дип ышанып киләләр, тик нигездә, кыйналып, коллыкта яши бирәләр… Мондый тормышны номаль күренеш дип саныйлар. Күбесе шулай җәберләнеп яши, кайсыберләре исә моңа түзә алмыйча, үз-үзләренә кул сала… 

Шуңа күрә мохтаҗларга ярдәм итү үзәгендә мондый кешеләр адаптация узалар һәм зур булмаган төркемнәр белән яши башлыйлар. Гадәттә 6ар кеше була. Алар яшәү урыннарын вагончиклар дип атыйлар. Һәрбер өйдә махсус кагыйдәләр булган кебек, монда да нәкъ шулай: аларның үзләренең йорт хуҗасы була, кемдер чисталык-пөхтәлек өчен җавап бирә, кемдер көнкүреш эшләрне башкара. Шулай ук даими рәвештә мондый кешеләр белән психологлар, юристлар эшли, моннан тыш социаль хезмәткәрләр дә үз ярдәмнәреннән ташламыйлар. Тәҗрибә күрсәткәнчә – мондый кешеләр белән эшләүнең бу иң нәтиҗәле системасы булып тора.

Бәйле