Гомеремне инвалидка багышлыйсым килми. Чыгып та китә алмыйм…

Нишләргә дә белмим. Минем дә бала тудырып, бәхетле хатын булып яшисем килә. Аңлыйм, мондый хәлдә кем дә калырга мөмкин, әмма күңелемдә аңа булган битарафлык, ачу көннән-көн арта…

Яшь хатынның үзәк өзгеч хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Миңа 28 яшь. Өч ел элек яраткан кешемә кияүгә чыктым. Үзебезнең фатир булмаганлыктан, бәби алып кайтуны кичектереп торырга булдык. Ирем белән икәүләп эшләп, фатирга акча тупладык. Һәм менә, ниһаять, үз өебезне булдырдык. Инде гаилә тормышының рәхәтен татып кына яшәргә иде дә бит…

Ирем авариягә тарыды. Берничә ай дәваханәдә ятарга туры килде аңа. Умыртка сөяге җәрәхәтләнгән. Табиблар, чын мәгънәсендә, аны «теге дөнья»дан тартып алды. Яшь кеше бит, йөрәге сәламәт булу да ярдәм итте, диделәр. Бүген ул инвалидлар коляскасында гына хәрәкәт итә ала. Ярый әле әти-әнисе аны тәрбияләргә ярдәм итә. Мин эштә чакта алар безгә килеп тора.

Тәүге вакытта аягына басачагына бик нык ышанса, хәзер инде өмете өзелә башлады. Күнекмәләр ясар өчен дә бик озак үгетләргә кирәк. Шул ук вакытта, ул миннән дә читләшә. Элекке кебек сөйләшкән дә юк безнең хәзер. Ул һәрвакыт ачулы, миңа начар сүзләр әйтергә дә кыенсынмый. Бик арыдым. Табиблар да төгәл генә берни дә әйтә алмый. Ирем көннән-көн минем өчен ят кешегә әверелә. Нишләргә дә белмим. Минем дә бала тудырып, бәхетле хатын булып яшисем килә. Аңлыйм, мондый хәлдә кем дә калырга мөмкин, әмма күңелемдә аңа булган битарафлык, ачу көннән-көн арта…

Әти-әнисе белән мөнәсәбәтләр яхшы. Әнисенең ничек тә миңа ярарга тырышуын да аңлыйм. Мин улын ташлап чыгып китсәм, ул гомер буе ялгыз булачак бит. Нишлим? Гомеремне инвалидка да багышлыйсым килми, ташлап чыгып китсәм дә үз-үземне кичерә алмаячакмын», — дип язган социаль челтәрләрдә яшь хатын.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/gomeremne-invalidka-bagyshlyysym-kilmi-chygyp-ta-kit-almyym                                                                                                                                                                                                          Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле