Руслан Кираметдинов: «Татар эстрадасы хайп кебек әйберләрне ярата»

Руслан Кираметдинов «Күңел» радиосының иртәнге туры эфирында интервью биргән.

Гаиләсе, хатыны Ильмира Нәгыймова белән аерылышу, бер-берсен гаепләүләр темасын күтәрүдән баш тартса да, үз иҗаты, киләчәккә планнары белән уртаклашты җырчы. «Күбрәк җырлар өстендә эшләргә, клиплар төшерергә уйлыйм. Без Ильмира белән „Тимә, тимә“ дигән җырга клип төшермәкче идек. Кем белә, бәлкем килеп тә чыгар әле, бу бит дөнья. Әнә чит ил җырчыларын карап торам, нәрсә генә эшләп бетмиләр. Бәлки без татар җырчыларына ул килешеп тә бетмидер. Безнең менталитет андый түгел инде. Әмма татар эстрадасы да соңгы вакытта хайп кебек әйберләрне ярата», — ди Руслан.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34767

Бәйле