Тәүге бәбиен тудырган җырчы Гөлназ Асаева татлы мәшәкатьләргә чумды. Кайчак иренә зарланып та ала.

Кызчыгы төнен йокламый икән. Вилдан йоклый, аны уятырга кызганам, эшли бит, дигән. Бөтен әтиләр дә шундыймы ул, дип сорый Гөлназ.

Аның әнисе Лилия Биктимерова соңгы көннәрдә инстаграм сторисларына кызыклы видеолар куя. Инстачыларны җырчының элекке ире Рөстәм Асаев һәм аның гаиләсе белән чын дусларча аралашуы гаҗәпкә калдыра. Чыннан да, карап торсаң, элекке ир белән хатын дип әйтмәссең дә. Хәтта Рөстәм Асаевның хатыны Айгөл белән дә Лилия иң якын ахирәтләрдәй чөкердәшә. Гөлназны бәби тудыру йортыннан да бергә барып алдылар.

Бер видеода Гөлназның ире Вилдан һәм ике әтисе (Рөстәм белән Фәдис), гөрләшеп, бала коляскасы җыялар.

Ә бәбине беренче тапкыр юындыруны әбисе һәм әтисенең хатыны Айгөлгә тапшырганнар. «Без юындырдык дип, Айгөл юындырды инде. Ул хәзер күпбалалы әни. Мин бала юындыруларны онытканмын инде хәзер, гафу итегез. Динәне сиңа калдырып китәм, җаныкаем. Син юындыр инде, яме. Син курыкмыйсың бит, дөп тә шап кына китерәсең», — дип мактаган Айгөлне Лилия Биктимерова.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/2021-10-24/men-shundyy-gail-bez-2558269

Бәйле