«Кайнанам бурычка акча алды, ә бирергә теләми!»

-- Лейла

Без әлегә фатир яллап торабыз, үзебезнекенә акча җыябыз. Анысын ипотекага алырга планлаштырабыз, шуңа күрә акчаны кысып тотарга тырышабыз, бәхеткә, әлегә балаларыбыз юк.

Күптән түгел үзебезгә туры килә торган вариантны ошаттык, килешү төзергә булдык. Тик бер проблема барлыкка килде: зур гына суммалык акчаны каенанага бурычка биреп торган идек, ә ул нигәдер аны кайтарырга ашыкмый.
Бу хәл бер ел элек башланды. Башта ул балконга яңа тәрәзәләрне куярга дип бездән бурычка ачка алып торды, аннан соң ишекләргә, соңгы тапкыр алганында тешләр ясатам диде. «Сезнең акча тик ята бит әлегә, биреп торыгыз», диде. Карарны ирем кабул итте. Мин алуын ала да кайтара алырмы икән дип шикләндем. Кызганыч, алар урынлы булып чыкты. Каенана бурычны кайтармас өчен төрле сәбәпләр тапты, аларны кире бирергә бер дә ашыкмый.
Ул пенсиягә яши, репетиторлык белән дә шөгыльләнә. Һәрхәлдә, кытлык кичерми. Ләкин безгә гел акча юк дип зарлана. Үзенә карата кызгану хисе уятырга ярата ул. Бу талантны бик оста куллана. Минем аның кыланмышларына исем китми, әлбәттә, ә ирем ышана. Моңа өстәп ул миңа: «Әнинең бурычларын онытыйк. Ул мине берүзе үстергән, тормышта авырлыклар күргән, ә мин әни өчен акча җәлләп торыйммы?» – ди. Ә мин өч ел үземә яңа кием алмыйча, ял итәргә бармыйча яшим, хәтта юньле ризык ашаганым да юк. Ничек була соң инде бу?
Әлеге хәл башыма сыймый. Ни өчен өйләнергә кирәк булды икән аңа? Әнисе белән торсын иде алайса. Минем бала табасым килә, моның өчен үзебезнең фатир булу мәҗбүри, чөнки моннан безне теләсә кайчан урамга куып чыгара алалар.
Миңа хәзер нишләргә, белмим. Каенанамнан үземә акча сораргамы? Алай гына барып чыкмас әле ул. Чөнки ирем әнисенә бер сүз әйттерми.
Әллә соң булганчы китим микән? Киңәш бирегез әле.
Алия

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/kaenanam-burychyn-kaytarmyy

Бәйле