Хатын ире белән аерылышканнан соң баласын әтисенә каршы котыртырга тырышкан.

Бу хакта ир «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Әтиләр» төркемендә язып калдырган.

«Бу төркемдәге язмаларны күргәч, үземнеке белән дә уртаклашырга булдым. Ике ел элек хатыным белән аерылыштык. 7 яшьлек кызыбыз бар. Аның белән даими рәвештә күрешеп торабыз. Әмма соңгы вакытта балам белән араларыбыз ерагая башлады.

Бер көнне кибеттә йөргәндә мин аңа уенчык сатып алып бирмәдем. Ул шунда, үпкәләп: «Әтием, син хайван!» — дип кычкырды. «Каян бу ямьсез сүзне өйрәндең?» дип сорагач: «Әни сине көн дә хайван дип сүгә», — дип җавап бирде.

Арытаба бу хәл турында элекке хатыным белән сөйләшеп карадым. Ул алдагы көннәрдә кызым белән очрашмаска киңәш итте. Ачыклануынча, ул даими рәвештә кызымны миңа каршы котырта, безне дошманлаштырырга тырыша икән. Хәзер ни эшләргә дә белмим, берәр киңәш бирегез әле», дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-10-27/sine-tie-hayvan-bit-2562716

Бәйле