Үги әти рөхсәтеннән башка балалар ашый да, бәдрәфкә дә бара алмаган

Кисловодскида 60 яшьлек бер ир үги балаларын кыйнап торган, гаепләре булса, идәнгә утыртып ашаткан, көненә йөз тапкыр тәре каршында гыйбадәт кылырга мәҗбүр иткән.

Аның рөхсәтеннән башка хәтта эчке кием дә кияргә ярамаган. Массажист Владислав – 40 яшьлек театр һәм кино актрисасы Надежданың (исемнәр үзгәртелгән) өченче ире. Надежданың баштагы ике иреннән туган өч улы бар. Икесенә 12 һәм 10 яшь, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Хатыны гел гастрольләрдә булгач, балаларны Владислав караган.

Үзенең “тәрбияләү” чаралары да булган. Иртәнге гыйбадәткә аларны сәгать 5.30 да уятканнар. Иртән тәре каршында кимендә йөз тапкыр, ә көне буена мең мәртәбә  гыйбадәт кылырга тиеш булганнар. Үги әтиләренә «Иптәш генерал, сезгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?» дип эндәшергә кушылган. Тыңламаган очракта, бил каешы эләккән. Балаларның ботларында һәм аркаларында каеш эзләре еш булган. Бер баланың битенә тузан суырткычның трубасы белән дә суккан.

Бите шешеп чыккач, өйдән чыгармый торганнар. Үги әти рөхсәтеннән башка балалар ашый да, бәдрәфкә дә бара алмаган. Хәтта эчке киемне кигәндә дә рөхсәт алынган. Ваннада юынып чыкканнан соң, рөхсәт биргәнче ялангач килеш басып торырга да мәҗбүр булганнар. Гаепләрен табып, әти дигән кеше тәлинкәне идәнгә куя һәм шуннан ашарга мәҗбүр итә торган була. Балаларны эт йә дуңгызлар белән чагыштырып ачуланган.    

Әниләре малайларның әтиләре белән аралашмаган, әмма бервакыт кинәт кенә элемтәгә чыккан. Балаларын поездга утыртып, Мәскәүгә озаткан. Аннан алда олы улы өйдән качкан булган. Әтиләре янына китәр алдыннан да үги әти балаларны каеш белән кыйнаган. Моны күреп, үз әтиләре балаларны хастаханәгә алып барган. Шунда полиция хезмәткәрләре дә чакырылган. Бу хәлне прокуратура тикшерә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/gi-ti-rkhstennn-bashka-balalar-ashyy-da-bdrfk-d-bara-almagan                                                                                                                                                                                     Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле