«ШАЯН ТВ» каналының чираттагы олы җиңүе

-- Лейла

«Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгенең төп максаты — мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.


Бәйге кысаларында беренче татар балалар телеканалы җюри игътибарына үз эшен «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр өчен яктырту проектлар» номинациясендә тәкъдим итте.

Истәлекле бүләкне сәхнәдә каналыбызның редакторы Сәрия Хөсәенова алды. Котлыйбыз, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий