Татарстан юлында коточкыч һәлакәт булган

Җиңел машина йөртүчесе күпердә кискен борылыш ясап, чак кына аска төшеп китми кала.

Бүген төнге сәгать өчтә Югары Нурлат авылы янындагы күпердә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Шаһитлар сүзләренчә, югары тизлектә баручы «Лада» җиңел машинасы йөртүчесе идарәне югалткан, кискен борылыш ясаган һәм күпернең коймасына килеп бәрелгән.

«Руль артында ир-ат иде. Карап торышка якынча 60-65 яшь. Ул урында үлде», — дип ачыклык керткән авария шаһитларе.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/kovidlylar-chen-buldyrylgan-urynnarny-95-protsenty-gyna-bush

Бәйле