«Ир-ат башым белән декретта утырдым»

-- Лейла

Күпчелек очракта баланы тәрбияләү белән хатын-кыз шөгыльләнә. Без моңа инде күнеккән. Берничә танышым шаяртып кына үзләре дә декретка китәргә каршы түгел дип әйтә иделәр. «Тик бу ир кеше эшемени?» – дип гаҗәпләнәләр алар.

Миңа 36 яшь, веб-редактор булып эшлим. Миңа һәрвакыт читтән торып эш итәргә ошый иде, балаларны да бик яратам. Шуңа күрә, хатыным бала көткән вакытта декретта мин утырачагым көн кебек ачык иде. Һөнәрләребез икебезнеке дә бер төрле, тик аның хезмәт хакы минекенә караганда күбрәк. 
Улым тугач, хатыным ярты елга декрет ялы алды, аннан соң гаризаны мин яздым. Әлбәттә, хезмәттәшләрем нык гаҗәпләнделәр, тик җитәкче мине аңлады һәм җибәрде. 
Тормышым үзгәрдеме? Әлбәттә. Элек мин өйдән телефон тотып чыксам, хәзер улымның алмаш киемнәре, шешәләр һәм салфеткалар тотып чыгам. Минем декретым гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта гына, хатыным белән аңлашылмаучанлыклар сизелерлек кимеде. Чөнки мин бала белән утыруны никадәр җаваплы һәм авыр эш икәнлегенә инандым.
Минем мисалым башкаларны бу адымга барырга этәргеч булды. Дустым Илдар – экономист. Аның офисында кыскартулар турында сүзләр чыккач, ул да уйга калды. Шул ук вакытта аның да хатыны авырга уза. Хатыны белән киңәшләштеләр дә декретка Илдар чыга дигән карарга килделәр. Бу очракта аны кыскартмыйлар һәм пособие дә түләячәкләр. Нәтиҗәдә, шулай килеп чыкты да. 
Улым белән урамда йөргәндә мин тагын шундый бер әти белән таныштым. Ул юрист, хатыны бик җаваплы кеше, аның хатыны бала туганчыга кадәр диярлек эшләде. «Декретка китсәм, компания нишләр инде?» – дип кайгыра иде ул. Ул авырлык белән бала тапты, аннан соң сәламәтлегенә нык зыян килде һәм ул ике ай дәвамында шифаханәдә ятты. Бу вакытта баланы ире карады. Ул эшендә бала карау артыннан декрет отпускасы алырга мәҗбүр булды. Хезмәттәшләре дә, әти-әнисе дә аның бу адымын аңламадылар. «Ничек була соң бу, ир кеше бала белән өйдә утырамени?» – дип гаҗәпләнделәр алар. Шулай да, әнисе һәр көн килеп булыша иде. 
Хатынын шифаханәдән чыгаргач, алар бернәрсә дә үзгәртмәскә булдылар. Әлегә ул өйдән генә эшли, чөнки аңа даими шифаханәдә дәваланырга кирәк. 
Безгә төрле сүзләр әйттеләр, тик мин аларга игътибар итмәскә тырышам. 
Мөнәвир. 

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/keshe-szen-igtibar-itmim

Бәйле