Асаф Вәлиев әнисенең соңгы минутлары турында: «Аркамнан сөйде дә, 15 минуттан китеп барды…»

Җырчының инстаграм сәхифәсендә әнисенә багышлап язылган посты барлыкка килде. Асаф Вәлиевның әнисе Флера ханым 6 октябрь көнне вафат булган иде.

«Шулай килеп чыкты… Укытучылар көнендэ кичке аш вакытында, гаилә белән, әнием белән өстәл артында утырганда, ТВ каналыннан минем «Аерылмагыз» җырын тапшырдылар. Кадерле әнием, бик матур булды, дип, аркамнан сөйде… 15 минуттан көтмәгәндә хәле китеп, креслода утырганда, тиз генә китеп барды, бакыйлыкка кучте. Әти, әниләрегезнең кадерен белегез, саклагыз».

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34856
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий