2022 елда пенсия күпмегә артачак?

РФ Дәүләт Думасы депутатлары киләсе елга Пенсия фонды бюджеты проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары Пенсия фонды бюджетына кагылышлы закон проектын беренче укылышта карады. Аның нигезендә, 2022 елда Россиядә эшләми торган пенсионерларның пенсиясе 5,9 процентка артачак. 2023 елда бу үсеш 5,6 процент, 2024 елда 5,5 процент тәшкил итәчәк.

Киләсе елда иминият пенсиясе уртача 17 мең 115 сум, 2023 елда 17 мең 893 сум, 2024 елда 18 мең 733 сум булыр дип фаразлана. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/2022-elda-pensiyalr-kpmeg-artachagy-bilgele-buldy

Бәйле