Чаллы ярминкәсендә бәяләр нинди? [видео]

-- Лейла

Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч адрес буенча оештырыла: ул Ипподром, «Южный» агросәнәгать паркы территориясе һәм Тукай яр буе.

Шәһәр халкы өчен ярминкәләр – кышлык азык-төлек запасын туплау өчен яхшы мөмкинлек булып тора. Шулай булмый ни, экологик яктан чиста бәрәңге, сөт продуктлары, ит, балык, бал һәм башка продукцияне, агач үсентеләрен арзанрак бәядән алу мөмкинлеген бер кешенең дә кулыннан ычкындырасы килми.

Без Ипподром территориясендә урнашкан ярминкәгә юл тоттык. Сату иртәннән үк башланган, сәгать сигезгә үк халык умарта күче кебек «гөж» килә иде инде. Кемдер капчык-капчык бәрәңге ташый, кемдер кулына кәбестә тоткан, кемдер сөт алырга чират баскан, ә кемнәрдер бал кабып карап, шуны сайлый иде.

Әлбәттә, ассортимент бай. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк! Кишер-чөгендерең, суган-сарымсагың уңмадымы, бәрәңге уңышы аз булдымы, күңелең нинди төрдәгесен тели – барысын да ярминкәдән алырга була.

Без дә рәтләр буенча йөрдек, азык-төлеккә бәяләр белән кызыксындык. 

Аксубайдан килгән фермерларда ит бәясе 370 сумнан башлап 440 сумга кадәр иде. Бавырның кг мы – 340 сум. Актаныш районы фермерлары ат итен сату итәләр. 

– Кеше күп. Җитешеп тә булмый. Үзебезнең хуҗалыкта үстерәбез. Яшь тай ите тәкъдим итәбез. Кг мы 370 сумнан 550 сумга кадәр, – дип сөйләделәр фермерлар. 

Күпләп кеше җыелган җиргә киттек. Монда кәбестә алырга дип, чиратка баскан иделәр. Кг мын 35 сумга куйганнар. 

Актаныштан Чулпан Заманова белән сөйләштек, алар ярминкәгә үзләре үстергән тавыклар алып килгәннәр. 

– Үзебез үстергән чиста тавыклар. Кг мы 230 сум, моннан тыш ысланган тавыклар да бар, аларының бәясе – 300 сум. Әбием дә ярминкәгә килде. Ул бик бәйләргә ярата. Менә үзе бәйләгән оекбашлар, бияләйләр алып килде. Бәяләре 150дән башлап, 500 сумга кадәр. Юлга киткән акчалар, әлбәттә, ярминкәдә сату иткәч, алар чыга, Аллага шөкер. Ярминкәләр эшләп торсын, – дип уртаклашты безнең белән Чулпан. 

Аннары Шулай ук Актаныш районыннан булган Пучы авылы фермерлары белән аралаштык. Алар күпләп ярминкәгә күркә итеп алып килгәннәр иде. Кг мы 400 сум иде. 

– Без монда атна саен киләбез. Үзебезнең хуҗалыкта үстерелгән күркәләр, мулардлар бар монда. Экологик яктан чиста, сүз бирә алам, – дип сөйләде Зөбәрҗәт ханым. 

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен дә карап чыктык. Бәрәңге 35 сум, суган 18дән башлап 30 сумга кадәр, кишернең кг мы 35 сум иде.

Дуңгыз итен 250 сумнан сата иделәр. Авыл күкәенең 10 данәсе 95 сум. Сырларның да төрлесе бар, кг мын 430 сумнан тәкъдим итәләр иде. Мисалга, Мөслим маеның кг мы 270 сум иде. 

Сарман районы Иске Әхмәт авылыннан килгән фермерлар белән аралаштык 

– Кәбестәне 35 сумга тәкъдим итәбез. Петрушка – 150, брокколи 120-150 сум, чәчәк кәбестә – шулай ук 150 сум. Һәр шимбә монда сату итәбез, якшәмбе көнне «Южный» агросәнәгать паркына барабыз. Кулдан килгәнчә халыкка ярдәм итәбез инде. Бәяләребез бик кулай, – дип сөйләде Җөрәһән ханым.

Ә «Яңа ел казы» ярминкәләре 18, 19, 25, 26 декабрь көннәрендә оештырылачак.

Бәйле