Айваз Садыйров белән Айсылу Лерон кабат бергәме?

“Тәртип” радиосының баш мөхәррире урынбасары Ләйлә Ялалова әйтүенчә, радиода кичке тапшырулар тыңлау ихтыяҗы бар. Шул максаттан радиода “Хәерле кич, Татарстан” тапшыруы ачылган.

Яңа тапшыруны күпләргә таныш тандем — Айваз Садыйров белән Айсылу Лерон алып бара. Ул Айваз белән бергә эшләү тәҗрибәсенең шактый булуын һәм тапшыруга тиз кереп китүләрен әйтте. “Әлеге тапшыруда без көн кадагында булган татар иле, дөньякүләм проблемаларны күтәреп, экспертлар белән фикер алышабыз, тыңлаучылардан килгән хәбәрләрен укыйбыз, туры эфирда шалтыратулар кабул итәбез”, — диде Айсылу Лерон.

Хәтерләсәгез, Айваз “Тәртип” радиосына бер ел элек урнашты. Ул вакытта без аңа: “Радиода тавышыңны ишетербезме икән?” — дигән сорау биргән идек. Айваз бу сорауга бер елдан соң төгәл җавап бирәчәген белдерде. Бүген исә ул теге чакта җавапны белүен һәм серләрне чишергә теләмәвен әйтте. “Айсылу белән радиога килгән көннән бирле бергә тапшыру алып бару идеясе бар иде. Тик үз вазыйфабыздагы эшләрне җайга салмыйча, бу эшкә алынмыйча тордык. Инде беләсез, без “Татар радиосы”нда биш ел дәвамында “Хәерле иртә, Австралия” тапшыруын алып бардык. Исеменнән аңлашылганча, ул каламбур сыман уен-көлкеле тапшыру иде. Ә хәзер без җитди форматтагы “Хәерле кич, Татарстан” тапшыруын алып барабыз. Анда файдалы, актуаль темалар күтәреләчәк. Ток-шоуны яңа дәрәҗәгә кертергә телибез, әмма темалары “Тәртип” форматына туры киләчәк”, — ди Айваз Садыйров.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ayvaz-sadyyrov-beln-aysylu-leron-kabat-berg

Бәйле