Җырчы Лилиана Ирназарова: «Иремә шарт куйдым…»

Җырчы Лилиана Ирназарова — Башкортстанның Дүртөйле районы кызы. Гаиләсе белән бүген дә туган ягында яши. Үз өйләре белән торалар. Иренең яраткан хатыны, өч малай әнисе, эшмәкәр, оста хуҗабикә ул. Барысына да өлгерә.

— Казанга укырга киткәч, туган якка яшәргә кайтасы түгел идем. Үз сүземдә тора торган хатын-кыз мин, фикеремне үзгәртү җиңел түгел, — ди Лилиана. — Әмма ирем Дүртөйлегә кайтырга күндерә алды. Моның өчен бер шарт куйдым. Үтәде.  

Лилиана 11 яшьтән сәхнәдә. 14 яшьтә җырчы Айдар Галимов төркемендә эшли башлый. Аны “Йолдызлар фабрикасы”ннан күреп чакыралар. Авылда яшәгәндә, әти-әнисе атнасына өчәр мәртәбә районга вокал түгәрәгенә йөртә. Шул чакта ук Лилиана Италиягә хәтле конкурсларга барып, Гранприлар яулап кайта.  

— Ул чакта акчабыз да әллә ни юк иде. Әти-әнинең, бурычка алып, миңа матур сәхнә костюмы тектергәнен хәтерлим, — дип искә ала.  

— Укып бетергәч, Казанда калырга ниятләмәдеңме?  

— Дүртөйлегә кайтып төпләнәм дип уйламаган идем. Ирем Азат — гаиләдә төпчек бала. Аның ягыннан әти-әни олы яшьтә иде. Шуңа үзе күчеп килү турында сүз дә була алмый. Каенана авырды. Аны сигез ел карадык. Әмма иремә шарт куйдым: әгәр районда үзебезнең аерым өй булса, Казаннан шул очракта гына кире кайтам, дидем. Әйткәнен эшли. Йортлы да, машиналы, бизнеслы да итте. Ресторан ачып бирде. Илһамланып эшлим.  

— Кайда таныштыгыз? Ирең кайсы сыйфатлары белән үзенә тартты?  

— Айдар Галимов концертына килгән иде. Ул мине сәхнәдән күреп таныштык. Шуннан бер минутка да игътибардан ычкындырмады. Үҗәт, интеллигент, тәрбияле, кайгыртучан булуы, сүзендә тора белүе белән үзенә каратты. Хатын-кыз егетнең гаиләсенә зур игътибар бирә бит. Тәрбиялеләр, ике абыйсы да үрнәк, төпле урнашкан. Гаилә булып яши башлавыбызга — 11 ел.  

— Ресторан бизнесында күптәнме?  

— 2012 елдан бирле. Ашханә, кафе, рестораныбыз бар.  

— Лилиана, син туры сүзле. Холкың эштә комачау иткәлиме?  

— Холкымны берни эшләтә алмыйм. Туры сүзле булу һәрчак кыенлык тудыра. Әмма ярарга тырышып йөргәнем юк. Кешеләр минем кебекләрне аңлап бетерми, үз итми. Хәзер акыл керә, аңлый башладым (көлә). Ошамаган кешем булса, исәнләшеп үтәм, тик сөйләшмим. Үзем тәкәббер түгел, гади авыл кызы. Әмма шулай тәрбияләгәннәр инде. Җил искән якка авыша белмим. Һәрчак үз сүзем бар.

— Концертларда чыгыш ясауларың сирәгәйде кебек?  

— Чакыралар. Тик бик ушым китеп бармыйм. Җырлар да яздырам. Әлегә үземне тулысынча гаиләгә багышларга телим. Җырдагыча, бер вакыт кына. Балаларның кечкенә чагы да бер мәл генә. Әгәр баскычлап билгеләсәк, сәхнә минем өчен өченче урында тора. Беренче чиратта — гаиләм, икенчедә — бизнес. Сәхнә — хоббием, күңел кушкан эш. Балаларны тәрбияләргә кирәк, улларыма мәхәббәтне күбрәк бирәсем килә. Хәзер алар өчен нәрсә эшләсәк, картлыгыбызда шуны кайтарачаклар. Гастрольләргә китеп, тәрбияче белән калдырсам, алар да үскәч шулай җавап бирәчәк. Акчасын да, булышучысын да җибәрерләр, әмма үзләрен түгел.  

— Казаннан Дүртөйлегә кайтып киткәнеңә үкенмисеңме?  

— Юк. Дүртөйле — экологик яктан чиста район. Табигате матур. Урыныбыз иркен. Рәхәтләнеп яшәр өчен бөтен шартлар бар. Шулай да бизнес шундый эш ул, бер урында тукталып тормый. Киләчәктә Уфа, Казан яки башка шәһәргә күчеп китмәбез дип өздереп әйтә алмыйм.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34321

Бәйле