Хатыным белән башта 3 ел никахсыз яшәдек. Тулысынча аякка басмыйча, сөйгәнемә язылышырга тәкъдим ясарга кыймадым. Бары 3 елдан соң гына без рәсми рәвештә гаилә булып яши башладык. Улыбыз туды. Ир кеше өчен моннан да зур бәхет тагын бармы икән?
Бервакыт 20 көнгә башка шәһәргә командировкага җибәрделәр. Хатынымны, улыбызны бик нык сагындым. Алардан башка яши алмавымны шунда аңладым. Юксынуым шундый көчле иде ки, һәр гүзәл затта хатыныма охшашлык эзләдем. Кичен эштән соң егетләр белән кафега баргач, дөньядагы иң зур, башка сыймаслык адымга бардым – хатыныма хыянәт иттем. Сәер, әмма җенси мөнәсәбәт вакытында гел хатыным турында уйладым, күз алдымда ул гына иде…
Өйгә кайттым. Сөйгәнем якты йөз, мул табын белән каршы алды. Ә мин үземне аның алдында шундый гаепле тойдым. Оят иде миңа. Башта барысын да сөйләп бирергә талпынып карадым, тик курыктым. Аны югалтудан курыктым. Нәтиҗәдә бу теманы бөтенләй кузгатмаска булдым. Тик бу ялган белән яшәүнең никадәр авыр икәнен белсәгез! Чак түздем…
Берзаман теге кызый “Вконтакте”да яза башлады бит. Күземә күренә дип торам. Болай ук булыр дип уйламаган идем. Безнең арада булган хәлнең зур ялгышлык булуын аңлаттым, башка миңа язмавын үтендем. Ә аның үз туксаны туксан иде. Язуын туктатмады.
Мин эштә вакытта хатын теге кыз белән минем исемнән язышкан. Эштән кайткач, өйдә тавыш чыкты. Хатынымның бу хәлне кичермәве көн кебек ачык иде. Ул — артыгы белән төгәл кеше. “Аерылышабыз!” диде. Беләм, гамәлем кичерерлек түгел. Бәхетемне үз кулларым белән җимердем. Тезләнеп гафу үтендем, чәчәкләр, бүләкләр бирдем. Берсе дә кабул ителмәде.
Хатыным судка гариза тапшырган. Өстәвенә улыбыз белән дә күрештермәвен әйтте. Хәзер ни эшләргә дә белмим. Бәлки теге чакта барысын да сөйләргә кирәк булгандыр? Кыюсызлыгым, оятсызлыгым, башсызлыгым аркасында үземә карата нәфрәт кичерәм. Тик шулай да хатыным гафу итәр дигән өмет бар әле…
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kicher-almaslyk-khata Фото: https://pixabay.com/ru/