Гөлсирин Абдуллина: «Бөтен нәрсәне төшерергә оялам»

Гөлсирин Абдуллина пиар турында нәрсә уйлавы хакында җиткергән.

Аллаһы Тәгаләдән бирелгән хәзинәм — тавышым белән генә күтәреләм дигән нәрсә юк шул хәзерге эстрадада. Элек, бәлки, булгандыр ул. Алай да әле күп кенә җырчылар районнарда калган.

Хәзер тавышың булып та, нәрсәгә дә булса ирешү өчен үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк. Бүгенге көндә бөтен нәрсә акчага бәйләнеп кала бит. Җыр яздырам дисәң дә, күлмәк тектерәм дисәң дә, концерт оештырам дисәң дә акча кирәк.

Ә пиарга килгәндә, хәзер бөтен нәрсә интернетка бәйләнгән. Төрле блогерларны, артистларны карап барабыз. Иртәдән кичкә кадәр ничек яшәгәннәрен төшереп баралар. Мин, шәхсән, алай бөтен нәрсәне төшерергә оялам. Ә үземә башкаларны карап барырга кызык.

Пиар дигәндә, әйе, күпләр чыгаралар. Аның белән шөгыльләнү, җырлый белсә дә, халык тарафыннан бик үк кабул ителеп бетмәгән артистларга кирәктер ул. Бөтенләй юкка чыкмас өчен. Әмма пиар белән дә уйлап, сак эш итәргә кирәк дигән фикердә мин.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glsirin-abdullina-bten-nrsne-tshererg-oyalam

Бәйле