Елап танылган блогер Рәфис Атаказ нигә укытучы булып эшләми? Камал театры артисты түгел, чөнки… [видео]

Октябрь азагында Татар китабы йорты оештырган әдәби импровизация кичәсендә үзен моңсу карашлы юморист дип атаган Рәфис Атаказ катнашты. Соңрак шунда ук без аның белән әңгәмә дә корып алдык. Ә бу чара төрле уеннар ярдәмендә әдәбиятка кызыксыну арттыруга юнәлдерелгән иде.

“Әдәби импровизация”не Татар китабы йорты хезмәткәре Айгөл Абдрахманова һәм “Дәрт” һәвәскәрләр театраль труппасы вәкилләре Ленар Хамматов белән Айназ Газизов оештырдылар.

Сәгатьләр буе сөйләшергә әзер Рәфис Атаказ белән блогер эшчәнлеге, социаль челтәрләрдә еш очрый торган хаталар һәм “Сусыз түбәтәй” инстасериалы турында тәмләп сөйләштек.

– Рәфис абый, блогер эшчәнлегенең акча китерә алуын кайчан аңладыгыз?

– Әле дә аңламадым мин аны, сеңлем. Кемнәрдер китерә диләр инде, ә мин акча эшли торган блогер түгел. Реклама өчен акчасын сорыйм, ләкин Инстаграмда утыруымның төп нияте акча эшләү түгел – күңел халәтем өчен. Ә акчасы килсә, мин каршы түгел. Кайчан иң беренче акчаны эшләп булды дисәгез, ярты елдан соң рекламадан акча ала башладым.

– Сезне таныткан видео таралганнан соңмы?

– Әйе, видео таралгач мин әле бер елдан соң гына Инстаграмга теркәлдем. Видео – 2017 елда, инстаграм битем 2018 елда барлыкка килде. 2019 елның февралендә мин инде реклама ала башладым.

– Сезне таныткан видео социаль челтәрләрдә таралганчы блог алып бармагансыз. Блог алыпбашлаганда телефонны кулга тотып видео яздыру процессы авырлык тудырмадымы?

– Авыр түгел, әмма мин нәрсә төшерергә белмәдем башта. Менә бу “вирусный” видео таралгач, бер елдан соң беренче мәртәбә мин бик тә акыллы кеше булып шигърият, проза укып ике видео төшердем, өчнеме инде шунда. Ләкин үземә ошамады. Аннан соң бакчада утырганда башыма нәрсәдер килде дә, ниндидер хәлгә карата фикеремне кызык формада әйтеп ташладым. “Всё, пипец” дигән сүзләр видео ахырына кергән иде. Шуннан соң күпмедер вакыт бөтен видеоларымны шул сүзләр белән тәмамлый башладым. Менә шулай бер видео яздырдым да шуны сәхифәмә тыгып җибәрдем. Алда куйган өч-дүрт видеога караганда, мондый видеолар күбрәк кызыксындырды. Шуннан соң мондый форматта видеолар төшерүе яхшырак икәнен аңладым. Үземә килгәндә, телефон тотып видео төшерүе авырлык тудырмады, сеңлем. Ул вакытта да авыр булмады, хәзер дә авыр түгел. Минем аның турында уйлаганым да юк.

– Сез белемегез буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әйеме?

– Әйе.

– Күп кенә яшьләр үзләренә өстәмә белем алалар. Бәлки, вакытында дөрес һөнәр сайламаулары сәбәп булып торадыр. Сезнең дә артист булырга хыялланганыгызны беләбез. Башка һөнәргә укуыгызга үкенмисезме?

– Мәктәпне бетергәч теләгән уку йортына алмадылар, мәрхүм Марсель абый Сәлимҗанов, урыны оҗмахта булсын, алмады. Бердән, мишәр акценты. Икенчедән, бәлки, талантым да булмагандыр. Унҗиде яшьлек кенә авыл баласы, йөз утыз килолы симез генә Атаказ. Юк, үкенмим. Армиядән кайткач та кереп була иде. Мин егерме яшемдә кайттым, безнең заманда егерме җиде яшькә кадәр алалар иде. Хәзер ничектер, белмим. Армиядән кайткач минем ул теләк югалды, артист буласым килмәде. Уйлап тормыйча, тоттым да киттем укытучылыкка. Укытучы булыйм әле дип түгел, ә укырга, югары белем кирәк булганга киттем. Мәктәп аттестаты белән генә утырып кала алмыйм бит инде. “Миңа югары белем кирәк”, – дигән уй башымда утырды. Артист булмаганыма үкенмим.

– Бүгенге көндә ник укытмыйсыз?

– Мин гомумән укытучы булыйм әле дигән теләк белән бармадым укырга. Югары белем алыйм әле дип кенә бардым. Укытучы булырга, мәктәптә укытырга максатым да булмады, андый уй башыма да кереп чыкмады. Дүртенче курста төшке ашкакадәр укый идем, төшке аштан соң, икенче сменада мәктәптә укыттык. Укып укыттык дүртенче курста. Шул вакытта укытучы булу минем эш түгел икәнен аңладым. Ниндидер программа, шаблон буенча эшләү минеке түгел. Синең белән утырган кебек – шулай сөйләшеп белем бирергә яратам мин. Укыту түгел, ә белем бирү. Нәрсә белгәнемне өйрәтергә яратам.

– Бүгенге көндә яраткан һөнәрегез белән шөгыльләнәсезме?

– Шөгыльләнәм. Мин гомер буе пешерергә ярата идем, әле дә пешерергә яратам. Атна саен берничә мәртәбә мин өстәл әзерлим, табын әзерлим бик күп кешегә. Дөньяда иң яраткан эшем – пешерү. Бүгенге көндә мин үземнән канәгать. Мин үземнең яраткан эшемне эшлим. Икенчедән, мин халык белән бик күп аралашам. Сөйләү, сөйләшү – минем яраткан эшем. Синең белән сөйләшкән кебек утырып сөйләшә алмасам, Инстаграмда рәхәтләнеп аралаша алам. Бүгенге көндә мин үземнең һөнәрем, эшем белән канәгать. Әгәр моны эш дип атап булса инде.

– Сентябрь аенда татар телендә «Сусыз түбәтәй» дип исемләнгән инстасериалыгыз чыкты. Аны төшерү идеясе сезнекеме?

– Юк, идея минеке түгел. Дөресрәге, миңа анда уйнаучы Гөлшат скелетын алып килде. Яз башында ук миңа телефоннан шалтыратып аңлаткан иде, аннан соң әле очрашып та сөйләштек Казанда. Ул үзе Казаннан түгел. Миңа ул идея ошады. Ул скелетын бирде, без бергәләшәп аңа итен куштык. Күбрәк итне мин куштым.

– Исемен кем бирде?

– Бик кызык. Бик күп кеше сорый. Үзем гел мантыйк эзлим, дим. Монда мантыйк юк. Инстасериалның идеясен хәл иткәндә, беренче мәртәбә үзебезнең команда белән Бауман урамында урнашкан “Түбәтәй” кафесында очраштык һәм ул көнне үзәктә су бетте. Ике көн үзәктә су булмады. “Түбәтәй”дә дә ул көнне кул юарга су юк иде – сусыз “Түбәтәй”дә утырдык. Кафеда бик озак утырдык – үзебез сөйлибез, үзебез көләбез. Иң ахырдан: “Ә исемен ничек куябыз соң?”. Миллион төрле вариантлар булды. Шуннан соң килеп керде түбәтәй сүзе. “Түбәтәй маҗаралары” дигән исем дә тәкъдим ителде. Кайсыдыр “Сусыз түбәтәй” дип әйтте, махсус рәвештә бу фильм өчен әйтелмәде. “Уф, аптыратты инде шушы сусыз түбәтәй”, — диебрәк әйтелде, хәзер исемдә түгел. Менә шушы “Сусыз түбәтәй” безгә бик ошады. Халыкка да интрига бит инде. Әйтәм бит, мин мантыйк белән уйнарга яратам.

– Тагын шундый инстасериаллар көтәргәме?

– Теләк бар, ләкин, беләсезме, менә мондый кечкенә генә өч минутлык видеолар төшергәндә дә без өчәр сәгатьлек материал төшерәбез. Шәһәрнең теге башыннан, бу башыннан төшереп, бердән, күпме вакыт үтә. Икенчедән, монтажлап утыру – бик авыр. Ачуланышып беткән вакытлар да булды. Тагын бер идея бар, ничегрәк булуын әлегә әйтә алмыйм. Алга таба IGTV видео итеп ясарга уйлыйбыз, унбиш минутлык итеп.

Тотынасың икән, ахырына кадәр эшлә. Булдыра алмыйсың икән, чиле-пешле эшләмә. Ташла, димәк, ул синеке түгел. Бер тотынгач, тизрәк бетерергә. Бар нәрсәнең дә төгәл булуын яратам. Фильм төшергәндә дә барлык детальләргә игътибар бирәм. Яхшы булсын, камил булсын, йә тотынмаска. Төшергән фильмыбызда үзгәртергә теләгән урыннар юк. Барысы да ошый.

– Тел белгеченә буларак сорау бирим әле: блогер сүзен татар теленә ничек тәрҗемә итәр идегез?

– Мин сәхифәче дип тәрҗемә итәр идем. 

– Күп кенә татар блогерлары үзләренең язмаларында хата җибәрәләр. Хәреф хатасы, тыныш билгеләре куелышы ягыннан хата булырга мөмкин. Шулай ук рус теле сүзләрен кулланып язучылар да бар, татар сүзе белән алыштырып булса да. Сезнеңчә, бу күренешне ничек төзәтергә?

– Хәреф хатасын төзәтүе җиңел. Татар клавиатурысын куйгач, автомат рәвештә үзеннән-үзе чыга. Татар клавиатурасына күчәргә кирәк. Шәхсән үземә, русча язарга һәм русча сөйләргә бик тә җиңел. Ләкин мине нәрсә борчый, ул – татар блогеры исемен йөртү. Әгәр дә татар блогеры икәнсең, һәрвакыт татар булуыңны күрсәт: татарча яз, татарча хәреф куй, җитмеш процент булса да постларыңны татарча яз. Әгәр дә яза алмыйсың икән, рус сүзләрен кертеп җибәрәсең икән, бер җөмләңне булса да татарча яз. Йә башта татарча яз, смайликларыңны куй һәм ахырдан рус вариантын бир, ә болгатып бирергә кирәкми. Ике вариантта биргәнне яратам. Кайсыдыр блогерлар шулай эшли, андыйлар бар. Үземнән чыгып әйтәм, язылучыларым арасында татар телен аңламаучылар да бар. Ләкин мин барыбер рус телендә язмыйм. Ә бар ике телдә язучы блогерлар – аны мин кабул итәм. Татар блогеры икән, төп фикерне кыскачабулса да, татар клавиатурасын кулланып татар телендә язарга кирәк.

– Смайликлар дигәндә, шундый фикер бар: смайликлы текстларны халык күбрәк укый. Сез моның белән ризалашасызмы?

– Ризалашам. Смайликлар бит сары, игътибарны үзенә җәлеп итәләр. Шуңа күрә кеше туктагач укый башлый. Смайлик үзеннән үзе ниндидер кызык әйбер, шаян әйбер дип кабул ителә. Шапыр тулы смайликлы текст икән, димәк, ниндидер яхшы хәбәр бар дип карый башлыйсың. Ләкин кайгылы хәбәрләрдә смайлик куллануларын яратмыйм. Күз яшен төшергән смайликлар куялар. Бәлки, ул бәхетеннән күз яшен чыгарадыр. Аны бит төрлечә кабул итеп була. Смайлик куярга кирәк, әмма кайгылы хәбәрләрдә кулланылуын яратмыйм.

– «Вакыт» Чувашия татарлары газетасында бүлек мөдире булып эшләгәнсез, ягъни журналистика өлкәсендә дә тәҗрибәгез бар. Ни өчен ул юнәлештә эшчәнлегегезне дәвам итмәдегез?

– Бәлки, ошамагандыр. Мин балалар сәхифәсен алып бара идем. Балалар өчен әкиятләр яздым. Аена ике мәртәбә газетада балалар сәхифәсе чыгаиде, мин килгәч ясадык. Мин анда күбрәк журналист түгел, ә редактурада, ниндидер материаллар туплау һәм балалар сәхифәсен алып бару белән шөгыльләндем. Аннан тыш, мин әле район газетасында тәрҗемә бүлеге мөдире булыпэшләдем. Чуваш теленнән татар теленә тәрҗемә итә идек. Газета эшен беләм: бастыру, верстканы беләм мин, материал туплау, форматын, кайсы җирдә нәрсә булырга тиешлеген беләм. Заказ белән миңа эшләү авыр. Бирелгән темаларга мин яза алмыйм, сораулар әзерләү минем өчен авыр.


Яшь журналистларга нинди киңәш биреридегез?

Яшь журналистларга мин әрсезрәк булырга, оялмаска киңәш итәр идем. Бер елдан артык Казанда торганнан соң күрәм. Каты әйтә белегез. Блогерлардан тизлеккә өйрәнегез. Тизлек, кыскалык һәм әрсезлек кирәк. Оялмагыз, үз фикерегез булсын. Безнең журналистлар тыйнак. Татар халкы бит инде әдәпле, әхлаклы. Хәзер бит заманасы шундый – прогрессив заман. Оялмагыз! Кычкырып үз фикерегезне әйтеп, умырып алырга өйрәнегез. “Я так хочу” формасындарак. Журналистларны, блогерларны бүре кебек аяк ашата бит инде. Бәлки, фикерем дөрес түгелдер. Ләкин мин журналистларны шулай күрәм.


– Рәфис абый, блогыгызда шундый сүзләр язгансыз: «Я буду искать тебя в тысячи миров и десяти тысячах жизней, пока не найду… Я буду ждать тебя в каждой из них…». Әлеге сүзләр кемгә багышланган?

– Бик якын кешемә. Сер булып калсын. Ул бу дөньяда юк, мин аңа гашыйк. Берничә көн элек кенә инстаграм битемдә статусымны яңарттым. Моңа кадәр бүтән статус тора иде. Бу сүзләр бик тә кадерле кешем өчен багышланган.

Блиц-сораштыру:


– Яшәү девизыгыз нинди?

– Бөтен нәрсә үтә, монысы да үтәчәк.

– Эш ул – …

– Хәрәкәт.

– Яратып караган блогерым …

– Татарка FM.

– Нинди биш әйбердән башка үз көнегезне күз алдына китерә алмыйсыз?

– Су, телефон, тәмәке. Калган икесе кирәк тә түгел.

– Чит илгә күчү мөмкинлеге булса…

– Шул мөмкинлекне кулланмыйча, шуның акчасын алыр идем. Ә болай күчмәс идем.

– Мәхәббәт ул – …

– Яшәү. Яшәү үзе мәхәббәт.

Ландыш Гобәйдуллина

Бәйле