Мәрхүм әтисе исеменә кредит алган…

Уфада 32 яшьлек хатын мәрхүм әтисе ярдәмендә баеп калырга уйлаган.

Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте, ул шушы көннәрдә мошенниклык турындагы җинаять эшен тикшерүне төгәлләде.

Ведомствода сөйләүләренчә, 2019 елның сентябрь азагында әлеге хатын әтисен җирләү белән шөгыльләнгән һәм аның кесә телефонында кредитка онлайн-заявка бирергә мөмкин булган кушымтаны күргән.

Ул заявка биргән һәм банк, сделканы хуплап, мәрхүм исәбенә 30 мең сум акча күчергән. Шуннан соң кызы бу акчаларны үзенең картасына күчергән һәм шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән.

Берникадәр вакыттан соң банкның хәвефсезлек хезмәткәрләре шикләнә башлый. Алар ирнең үз үлеменнән соң кредит рәсмиләштерүен ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-10-29/m-rh-m-tise-isemen-kredit-algan-2565856

Бәйле