Бу атнада Казанда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның юбилей концертлары көтелә. Бу уңайдан ул тамашачыны борчыган кайбер сорауларга җавап бирде.
“Концертлар, Алла боерса, була. Без инде әзерләнәбез. Эльмираның филармониядән чыкканы да юк. Мин исә программа, сценарий өстендә утырам. Монологлар язган булам. Залны 50 процентка тутырырга ярый, QR-кодлар кирәкми. Шуңа күрә килегез. Салават абый әйтмешли, туйганчы җырларбыз, туйганчы тыңларсыз. Җырлар бик күп, әмма барысын да программага кертү мөмкин түгел. Иң күп соралган җырларны керттек”, — ди Филүс Каһиров.
Ул теге яки бу районга килмисез дип, үпкә белдерүчеләргә дә мөрәҗәгать итте. “Үпкәләмәгез. Концерт – чыгымлы әйбер. Рекламага, артистларга, арендага, утка түләргә кирәк. Барысына да бик күп акча таләп ителә”, — ди Филүс.
Ул җәй көне прививка ясатуын да әйтте. “Хатыным белән икәү ясаттык. Июль азагында — беренчесен, август башында икенчесен кадаттык”, — диде җырчы.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/fils-kairovka-tamashachylary-pklgn