Сөяркә бер генә кешенеке була аламы?..

Стәрлетамактагы ир моның шулай булуына ышанмаган…

33 яшьлек Стәрлетамак кешесенә ике кешене үтерүдә гаепләү белдерелгән.

2021 елның 27 февраленнән 28енә каршы төндә гаепләнүче 40 яшьлек сөяркәсе белән 62 яшьлек танышында кунакта булган. Компания спиртлы эчемлекләр эчкән. Әмма табын вакытында шикләнелүче, үзенең сөяркәсен йорт хуҗасына көнләп, аларның икесен дә кыйный башлый. Алынган җәрәхәтләрдән ике зыян күрүче дә үлгән, ә исерек гаепләнүче йоклап киткән.

Ир, уянгач, һәлак булганнарның гәүдәләрен күргән һәм үзе полициягә шалтыраткан. Арытаба ул тәртип сакчыларын фатирда көтеп алган һәм җинаятьне таныган. Якын арада җинаять эше республиканың Югары судына җибәреләчәк.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2021-10-27/s-yark-ber-gen-kesheneke-bula-alamy-2562378

Бәйле