Ике яшьлек кызчык спиртлы эчемлектән агуланып үлгән

Хатыны янындагы баланы эшеннән кайткан әтисе тапкан.

Мәскәү астындагы Ногинск шәһәрендә алкоголь белән агуланган ике яшьлек сабыйның әтисе сөйләвенчә, фаҗига булган көннең иртәсендә эштән соң ул өенә кайткан һәм хатыны белән кызын йоклаган килеш тапкан. Бу хакта kp.ru белән әңгәмәдә сөйләгән.

Ир-ат, алар авырып киткәннәр дип уйлап, хатынын һәм баласын уятырга тырышып караган, тик тегеләре  уянмаган.

«Мин әлегә кадәр ни булганын белмим. Мин өйдә юк идем. Кайтканда, алар аңсыз килеш караватта яталар иде, мин шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттым, һәм аларны алып киттеләр. Миңа алар да берни дә аңлатмадылар», — дигән ир-ат.

Больницада кичкә таба сабый җан биргән, ә хатыны авыр хәлдә булган. Тикшерү эшләре ике көн барган, табиблар әни кешене аңына китерә алган. Әмма зыян күрүчегә башка ярдәм кирәклеген аңлаганнар, аны ашыгыч рәвештә психиатрия шифаханәсенә күчергәннәр. Шул ук вакытта ул үз кызы белән нәрсә булганлыгы турында анык кына җавап бирә алмаган.

«Ул гаепле, мин өйдә юк идем, мин бернәрсә белмәдем. Элек мин аның эчүен сизмәдем. Мин моның ничек килеп чыгуын аңламыйм», — дип хәбәр иткән баланың әтисе.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ike-yashlek-kyzchyk-spirtly-echemlek-beln-agulanyp-lgn

Бәйле