Бәхетсез әти-әни: бергә дә булмадылар, аерым да тормадылар

Еллар үтә торды, һәркайсыбыз үз тормышы белән яшәвен дәвам итте. Мин дә гаиләле булдым. Гаиләбезгә бәхет ишелеп килде дигәндә, әти-әнием бер-бер артлы тол калдылар. Озак еллар бергә яшәгән булсалар да, икенче “икенче” ярларының бакыйлыкка күчүләрен бик үк авыр кичермәделәр. Бер-берсенә терәк булдылар. Бергә дә яшәмәделәр, аерым да тормадылар.

Ата-ана хыянәтен һәркем дә кичерә алмый… Ләкин язмышыңа шулай язылгач, аны син генә үзгәртә алмыйсың инде. Бер-берсенә ант биреп, ярату сүзләрен әйтеп, гаилә корган гаилә көннәрдән бер көнне бәхетле тормышның соңгы көненә килеп җитәргә мөмкин.

Бу көн безнең гаиләгә бик тиз килеп җитте. Әти-әнинең аерылышуының иң авыры балага төшә. Алар бик тиз стресска бирелә, елый, шул рәвешле бер-берсен күрә алмый торган кешеләр, бала хакы дип, бергә яшәргә мәҗбүр була. Мин андый бала булмадым…

Берничә елдан кырыкны ваклыйм, тик ул көнне хәтердән сызып ташлап булмый. Без бик гади яшәдек. Әтием дә, әнием дә әллә ни акча күп алып эшләмәделәр. Тулай торакта кечкенә генә бүлмәдә тордык. Әнием күршедә яшәүче Марат абый белән дуслашып китте. Әти аларның әллә ни яшерен булмаган мөнәсәбәтләренә озак түзде, ләкин сабырлыкның да чиге була шул. Миңа нибары биш яшь иде әле, әти үзе сүз башлап: “Әгәр аның белән сиңа рәхәтрәк булса, бәхетле яшәгез! Ләкин кызыбызга авырлык килмәсен”, – диде.

Әнием үз юлын сайлады, минем үги әтием барлыкка килде. Без әтиебездән күрше бүлмәгә күчтек. Минем хакта алар өчәүләп түгәрәк өстәл артына утырып сөйләштеләр. Әтиемнең бәхетле әнигә караган моңсу күзләрен күреп, минем бик тә елыйсым килде. Ләкин мин түздем. Бик кечкенә булсам да, үземне кулга алдым. Алар уртак телне тиз таптылар, дуслаштылар дияргә мөмкин. Таңга кадәр мине ничек тәрбияләячәкләре турында сөйләштеләр. Әти миңа әти булып калачак, дип килешенде. Марат абый тәрбия эшенә артык кысылмаска тырышты. Ара-тирә әнигә киңәшләр бирә иде. Мин аны да яраттым, йөрәгемне яулый алды.

Берничә елдан әти дә икенче “икенче” ярын тапты. Шулай итеп без күрше бүлмәләрдә яңа дус гаиләләр булып яшәвебезне дәвам иттек. Өстәлне өч кешегә генә түгел, дүрт кешелек итеп әзерли башладык. Миңа ул вакытта җиде яшь тә юк иде әле. Ләкин мин әти-әниемнең бер-берсенә ара-тирә үпкәле караш ташлауларын сизеп ала идем. Миңа иртә үсәргә, ике арадагы мөнәсәбәтләрне аңларга туры килде. Мин ике арада йөрдем. Бер-берсенә көн белән төн кебек каршы булган гаиләләрне күзәттем. Әтиемнең дә, әниемнең бәхетле икәннәренә сөенеп яшәдем. Шушы яшемә җитеп, аерылышкач дус калган гаиләләрне бер-ике очратканым бар микән?! Безнең гаиләнең шундый юнәлеш алуында, әлбәттә, мин төп рольне башкардым.

Шулай итеп унбиш елга якын вакыт та узып китте. Мин тормышка башка күзлектән карарга, булганның кадерен белергә өйрәндем. Әнигә эшеннән фатир бирделәр. Без шунда күчендек. Әти белән әни аерылышканда да болай елаганым юк иде, яңа фатирга күчкәч, көн саен мендәрне юешләп бетердем. Әтине сагынып еладым. Әнинең дә күзендә юксыну хисләре чагылды. Әти хатыны белән еш кына кунакка килгәлиләр иде.

Еллар үтә торды, һәркайсыбыз үз тормышы белән яшәвен дәвам итте. Мин дә гаиләле булдым. Гаиләбезгә бәхет ишелеп килде дигәндә, әти-әнием бер-бер артлы тол калдылар. Озак еллар бергә яшәгән булсалар да, икенче “икенче” ярларының бакыйлыкка күчүләрен бик үк авыр кичермәделәр. Бер-берсенә терәк булдылар. Бергә дә яшәмәделәр, аерым да тормадылар. Ә мин күз яшьләремне күрсәтми генә елавымны дәвам иттем. Әти-әнием бәхетсез дә булмадылар, бәхетле дә яшәмәделәр кебек. Бүген дә алар бергә театрга барып кайттылар, күрешкәч сөйләшеп туя алмыйлар. Ләкин һәркайсы үз өенә кайтып китте. Ә мин аларның картлык көннәрен ялгызы гына үткәрүләрен теләмим. Үземнең дә тагын бер кат тулы гаилә бәхетен татыйсым, әти-әниле буласым килә. Шуңа күрә үз гаиләмне күз карасыдай саклыйм. Балаларымның да бәхетле булуларын  телим.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/bkhetsez-ti-ni-berg-d-bulmadylar-aerym-da-tormadylar
Фото: https://pixabay.com/ru/

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий